Зилә Вәлиева: “Кыйссаи Йосыф” чит ил сәхнәләрендә дә куелачак

Зилә Вәлиева: “Кыйссаи Йосыф” чит ил сәхнәләрендә дә куелачак

(Казан, 15 июнь, “Татар-информ”, Булат Сруров). Бүген РФ Дәүләт премиясе лауреатлары композитор Леонид Любовский, язучы Ренат Харисов һәм биюче Нурлан Канетов “Казанның 1000 еллыгы” паркында болгар-татар шагыйре Кол Галинең һәйкәленә чәчәкләр салды. Чарада Татарстан Премьер-министры урынбасары – мәдәният министры Зилә Вәлиева һәм М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театры директоры Рәүфәл Мөхәммәтҗанов катнашты.

Тантанада катнашучылар “Кыйссаи Йосыф” поэмасы авторының якты истәлеген олылады һәм аннары журналистларның сорауларына җавап бирде.

Зилә Вәлиева сүзләренә караганда, Россиянең Дәүләт премиясен алу – соңгы еллар дәвамында бөтен театрның озак һәм фидакарь эш нәтиҗәсе. “Гастроль эшчәнлеге авторлардан милли спектакльләрне дөнья тамашачысы тарафыннан ихтыяҗ булырлык итеп куюны таләп итә”, - дип билгеләп үтте вице-премьер. Сүз уңаенда, “Кыйссаи Йосыф” илне югары бүләгенә “заманча мәдәниятләр диалогы шартларында милли эпос традицияләрен үстерү өчен” лаек булды.

Рәүфәл Мөхәммәтҗанов фикеренчә, спектакльнең гомере озын булачак. Бу аңа карата 2001 елдагы беренче куелыштан башлап тамашачылар тарафыннан зур кызыксыну булуы турында сөйли. Соңгы Нуриев фестивалендә Ауропа импрессариолары “Кыйссаи Йосыф”ны югары бәяләде һәм шул ук вакытта аның зур сәхнәләр өчен генә яраклы булуын билгеләп үтте. “Спектакльне гастроль эшчәнлегенә кертү мәсьәләсен ТР Хөкүмәте хәл итә ала”, - дип аңлатты театр директоры. Шул уңайдан Зилә Вәлиева спектакльнең һичшиксез чит илдә куелачагын белдерде. Аның сүзләренә караганда, спектакльне куюга үз вакытында 100 мең долларга тигез сумма тотылган. Хәзер әлеге чыгымнарны каплау яхшы булыр иде.

“Татар-информ” агентлыгына биргән интервьюда либретто авторы Ренат Харисов Дәүләт премиясе алганнан соңгы өч көндә Россиянең төрле төбәкләреннән һәм чит илдәге хезмәттәшләреннән телефон аша 200дән артык котлау алуын белдерде. Мәскәү Кремленең залында үткән тантанада ясаган чыгышын ул алдан әзерләгән. “Мин ике минут ярымлык чыгышта Татарстанның мәдәният өлкәсендәге барлык соңгы казанышлары хакында әйтергә тырыштым”, - дип аңлатты шагыйрь. Бүләкләү тәмамлангач, лауреатлар Кызыл Мәйданда Россия көненә багышланган бәйрәм чараларында катнашкан.