Резеда Фәхруллина – Татарстанның халык артисткасы исемен алды

Резеда Фәхруллина – Татарстанның халык артисткасы исемен алды

(Уфа, 15 июнь, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Уфа “Нур” татар дәүләт драма театры актрисасы, Башкортстанның халык артисткасы Резеда Фәхруллина тагын бер мактаулы исемгә лаек булды. Татарстан Президенты Минтимер Шәймиевнең фәрманы белән, аңа “Татарстан Республикасының халык артисткасы” дигән мәртәбәле исем бирелде. Югары бүләкнең билгеләрен күренекле актрисага ТР Мәдәният министры Зилә Вәлиева тапшырды.

Резеда Фәхруллина “Нур” театрының әйдәүче актрисаларының берсе. Төрле типтагы образларны оста башкаруы белән тамашачылар сөюен яулады ул. Башкортстанның халык артисткасы исеменә лаек булган актриса аеруча ана кеше рольләрен, төрле яшьтәге гүзәл затлар образларын оста гәүдәләндерә.

Берничә ел элек Резеда ханым, төрки телле театрларның “Нәүрүз” фестивалендә Гаяз Исхакый әсәре буенча сәхнәләштерелгән “Көз” спектаклендә Гөлсем ролен оста башкарып, “Хатын-кыз ролен иң оста башкаручы” исемен алган иде. Аннан соң бу абруйлы исем талантлы актрисага Казанда Кәрим Тинчурин исемендәге фестивальдә Аяз Гыйләҗевның “Өч аршын җир” спектаклендә Шәмсыгаян образын бик оста гәүдәләндергәне өчен бирелде.

Уфада үткәрелгән бәйгедә дә Р. Фәхруллина бу мәртәбәле исемне А. Чеховның “Өч сеңел. Еллар узгач” спектаклендә Ольга ролен оста башкаруы өчен яулады.

Уфада узган елда республика театрлары артистлары уенына бәя бирү буенча “Матбугат-2005” рейтингын билгеләү чарасы үткән иде. Анда сигез номинациядә төрле театрлар актерлары чыгышларына бәя бирелде. “Хатын-кыз ролен иң оста башкаручы” номинациясендә тагын да Уфа “Нур” татар дәүләт драма театры актрисасы, Башкортстанның халык артисткасы Резеда Фәхруллина җиңеп чыкты.

Әле Резеда Фәхруллина “Нур” театры белән Казанга иҗат сәфәренә барып, анда Туфан Миңнуллинның “Әниләр һәм бәбиләр” спектаклендә уйнады. Югары бүләкне – “Татарстанның халык артисткасы” исемен дә аңа шушы сәфәр барышында тапшырдылар.