Рәссам Рада Нигъмәтуллинаның “Туган тел” дип исемләнгән сынын тәкъдир итү булды

Рәссам Рада Нигъмәтуллинаның “Туган тел” дип исемләнгән сынын тәкъдир итү булды

(Казан, 15 июнь, “Татар-информ”, Рәсилә Кәримова). Кичә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында Татарстанның халык рәссамы, сынчы Рада Нигъмәтуллинаның “Туган тел” дип исемләнгән сынын тәкдир итү чарасы булды.

Мәгълүм булганча, 27 апрельдә, халкыбызның бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 120 тулу уңаеннан, Камал театры бинасында Р.Нигъмәтуллинаның “Тукайга мәхәббәт” дип исемләнгән күргәзмәсе ачылган иде. Анда аның кырыкка якын эше куелды, шулай ук Рада ханымның кызлары Марина Нигъмәтуллина һәм Белла Рогожиналарның да хезмәтләре тәкъдим ителде.

Тәкъдир итү чарасын Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры директоры Шамил Закиров ачып җибәрде. “Бу күргәзмә апрель аенда ачылган иде һәм ай ярым ул безнең тамашачыларыбызны үзенә тартып торды. Шушы вакыт эчендә әлеге сыннарны сигез меңнән артык кеше карады. Бу – сыннар күргәзмәсе өчен бик зур сан. Без исә, бәлки, биредә даими эшләп торучы күргәзмә оештырыга кирәктер, дигән фикергә килдек һәм, Рада ханым белән киңәшләшкәннән соң, агымдагы елның көз айларында аның эшләреннән торган тагын бер күргәзмә оештырырга булдык. Ул татар театрының йөзьеллыгына багышланачак.

Театр фоесында күргәзмә оештыру тамашачыларга да бик ошады; ул театрның йөзенче сезонының бер бизәге дә булып торды”, - дип белдерде ул.

“Бу күргәзмә үзе бер спектакль, үзе бер һәйкәл. Бу кадәр күләмле, этник үтемле итеп безнең татар дөньясын, татар рухын, татар җанын әле бер генә сынчының да мәдһияләгәне, шәрехләгәне юктыр.

Быелгы ел мәдәнияте аеруча бай булды. Шулар арасында Тукаебызның олы юбилее да билгеләп үтелде.

Тукай турында уйлаганда, аның кыска, әмма бик тә фаҗигале тормышын күз алдына китергәндә, мин Йосыф һәм Зөләйха фаҗигасен искә төшерәм. Анда Йосыфны сату күренеше бар. Ләкин илнең бөтен байлыгын җыйган очракта да, әлеге шәхескә бәя биреп бетереп булмый. Тукай белән дә шулай. Нинди тәңгәллек”, - дип Р.Шаһиева шагыйрьне пәйгамбәр белән тиңләде һәм: “Тукай халкы күңелендә мәңге сүнмәс эз калдырган шәхес. Аның тормышы, иҗаты инде сәнгатьне дә читләтеп үтмәде. Аның иҗатына тартылучылар, аны яктыртырга омтылучыларның саны арта бара.

Башка сынчылардан аермалы буларак, Рада Нигъмәттулина шагыйрьне һәм аның иҗатын башкача яссылыкта ачты. Эшләрендә идеологик рухта иҗат итмәү, рәсмилек булмау – аның иҗатын тагын үзенчәлекле итә. Шуңа да, Нигъмәтуллиналар, Рогожиналар – үзләре бер мәктәп, үзләре бер академия”, - дип, сәнгать белгече, шагыйрә Розалина Шаһиева Рада Нигъмәтуллина һәм аның автордашлары-кызлары Белла Рогожина һәм Марина Нигъмәтуллиналарның эшләренә бәя бирде.

Рада Нигъмәтуллинаның иҗаты композитор Салих Сәйдәшевнең мәрмәргә уеп ясалган портретларыннан, “Бишек җыры”, “Әллүки”, “Сара Садыйкова” һәм башка тематик композицияләрдән, юмористик сурәтләр сериясеннән; монументаль-декоратив скульптуралардан гыйбарәт. Ул шулай ук Кама Тамагы районы Красновидово авылындагы М.Горький һәйкәле, Питрәч районы Кокушкино авылындагы М.Ульянова бюсты һәм С.Сәйдәшев һәйкәле эскизлары авторы да.

Иртәгә исә Р.Нигъмәтуллина эшләреннән торган күргәзмә ябыла.