Казанда Ауропа мәдәният җәмгыяте утырышы ачылды

Казанда Ауропа мәдәният җәмгыяте утырышы ачылды

(Казан, 14 июнь, «Татар-информ», Люция Камалова). Бүген «Эрмитаж-Казан» үзәгендә Ауропа мәдәният җәмгыятенең “Цивилизацияләр диалогында мәдәни сәясәт” темасына багышланган күчмә утырыш булды. Очрашуда ТР Премьер-министрының урынбасары – мәдәният министры Зилә Вәлиева, Ауропа мәдәният җәмгыяте президенты, профессор Винченцо Капеллетти, Ауропа мәдәният җәмгыятенең Россия үзәге вице-президенты Александр Кудрявцев, шулай ук Италия, Германия, АКШ, Польша, Швейцария һәм Франциядән җәмәгать эшлеклеләре катнашты.

Утырышта катнашучыларны Татарстан президенты Минтимер Шәймиев исеменнән ТР Премьер-министрының урынбасары – мәдәният министры Зилә Вәлиева сәламләде. Ул форумда катнашучыларга Татарстан җирендә уңышлы диалог һәм яңа идеяләр теләде. “Сез толерантлык һәм үзара аңлашу үсешенә җитди караучы дәүләт буларак, безнең республика тәҗрибәсе белән якыннан таныша алырсыз дип ышанам”, - дип билгеләп үтте Зилә Вәлиева.

Ауропа мәдәният җәмгыятенең Россия үзәге вице-президенты Александр Кудрявцев билгеләп үткәнчә, Казан утырышны үткәрү урыны буларак очраклы сайланмаган. “Татарстанда бүген бөтен дөнья алдында торган проблемалар булды. Без кискен проблемалар буенча фикер алышырга гына килмәдек, ә Татарстан цивилизацияләр диалогы өлкәсендә уңай сәясәт мисалы буларак тәҗрибә тупларга да килдек”, - дип ассызыклады ул.

Ауропа мәдәният җәмгыяте президенты, профессор Винченцо Капеллетти үз чыгышында планетада хәрби хәрәкәтләргә каршы тору өчен халыкларның берләшүе кирәк, дип билгеләп үтте. Ул шулай ук Татарстанның мәдәният министры Зилә Вәлиевага Ауропа мәдәният җәмгыяте утырышын оештыруда катнашкан өчен рәхмәт белдерде. “Без очрашу Казан өчен генә түгел, ә дөньяның башка вәкилләре өчен дә файдалы булыр дип ышанабыз”, - дип ассызыклады Капеллетти әфәнде.

Күчмә утырышның төп максаты – мәдәният диалоглары мәсьәләләрен, милләтара һәм конфессиара килешүгә мәдәният аша ирешү юлларын өйрәнү. Бу чара 16 июньгә кадәр дәвам итә. Ауропа мәдәният җәмгыяте утырышының соңгы көнендә йомгаклау документын кабул итү, шулай ук Казанда Ауропа мәдәният җәмгыятенең Татарстан бүлеген ачу планлаштырыла.