Татар рәссамы Венециядәге халыкара күргәзмәдә катнашты

Татар рәссамы Венециядәге халыкара күргәзмәдә катнашты

(Уфа, 15 июнь, «Татар-информ», Фәнис Фәтхуллин). Танылган татар рәссамы, Башкортстандагы «Чыңгыз хан» татар рәссамнары берләшмәсе әгъзасы Рәсих Әхмәтвәлиев рәсем сәнгате осталарының Венеция шәһәрендә үткән халыкара күргәзмәсендә катнашты. Бу күргәзмә 10-14 июнь көннәрендә дөньяның дистәләрчә иленнән килгән күренекле рәссамнар катнашлыгында үтте.

Венециядәге күргәзмә ел саен оештырыла һәм аның абруе бик югары. Аның үзенчәлеге шунда: рәссамнар анда, гадәттәгечә, үз картиналарын алып бармый, ә бары тик үз эшләреннән торган һәм бик матур итеп нәшер ителгән каталогларын һәм видеофильмнарын гына тәкъдим итә. Бу күргәзмә барышында дөньяның төрле почмакларыннан килгән сынлы сәнгать осталары үзара тәҗрибә уртаклашу, ихлас аралашу мөмкинлеген дә ала. Татар рәссамы Рәсих Әхмәтвәлиев күргәзмәгә үзенең байтак кына каталогларын алып барган иде. Чит илләрдән килгән рәссамнар аның эшләре урын алган ул китапларның һәммәсен кызыксынып алып барган. Кайбер илләр сәнгать белгечләре якташыбызны үзләрендә оештырылучы халыкара күргәзмәләргә дә чакырган.

Рәсих Әхмәтвәлиев соңгы өч елга якын инде Франциянең Онфлер шәһәрендә яшәп иҗат итә. Шушы вакыт эчендә ул Франциянең үзендә һәм Бөекбританиядә шәхси күргәзмәләрен дә оештырды. 24 июньдә Р.Әхмәтвәлиев Швейцариянең Базель шәһәрендә үтәчәк халыкара күргәзмәгә дә чакыру алган. Анда ул үзенең эшләре кергән каталогларын да, берничә картинасын да алып барачагын хәбәр итте.