news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда бүген «Музейлар төне» кысаларында мастер-класслар, уеннар һәм концерт була

Кич белән иммерсив экскурсия үткәреләчәк.

Казанда бүген «Музейлар төне» кысаларында мастер-класслар, уеннар һәм концерт була
Михаил Захаров

(Казан, 15 май, «Татар-информ», Гөлия Хәсбиуллина). Бүген Татарстан Республикасының Милли музеенда «Музейлар төне» Бөтенроссия акциясе уңаеннан махсус чаралар оештырыла.

  • 18 май — Халыкара музейлар көне, шул уңайдан төрле илләрдә «Музейлар төне» үткәрелә, бүген әлеге акцияне Россия музейлары оештырды. Әлеге акциянең үзенчәлеге — музей эшчәнлегенең төнгә кадәр булуы.

Татарстан Республикасының Милли музее директоры урынбасары Зәринә Сафина сүзләренчә, аларда «Музейлар төне» инде унбишенче ел үткәрелә. «Безнең экспозицияләр музейда төрле чаралар үткәрү иреген бирә. Бүген уеннар, викториналар, иммерсив экскурсияләр оештырыла, хәтта Рөстәм Абязов җитәкчелегендәге „La Primavera“ камера оркестры конференц-залда чыгыш ясаячак», — диде ул. 

Зәринә Сафина әйтүенчә, иң кызыклы чараларның берсе кичке сәгать сигездә булачак. «Музей экспозициясенең тавышы барлыкка киләчәк. Иммерсив экскурсиядә һәр тарихи период хакында шул чор вәкиле үз исеменнән сөйләячәк. Аларны музей хезмәткәрләре тавышландыра», — дип аңлатты ул.

Милли музейда түбәтәй ясау буенча мастер-класс оештырылды. Салих Сәйдәшев музееның фәнни хезмәткәре Эльмира Ханиева үткәргән чарада Мәскәүдән Казанга ялларга килүче яшь кызлар да катнашты. 

Көндезге сәгать өчтә музейга килүчеләрне элекке өстәл уеннары белән таныштырдылар. «Без монда дүрт төрле уен уйныйбыз. Кешеләргә шахмат, шашка гына түгел, башка кызыклы өстәл уеннары да сакланып калганын күрсәтәсебез килә», — диде Милли музейның фәнни реконструкция бүлегенең мөдире Владислав Хабаров.



Галерея: Казанда «Музейлар төне» чарасыннан фоторепортаж
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100