news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алабугада Сабантуйны беренче тапкыр ипподромда оештыралар

Быел Сабан туе программасында традицион уеннар һәм ярышлар күбрәк булачак.

(Казан, 15 май, «Татар-информ», Розалия Хәйруллина). Быел Алабугада Сабантуй беренче тапкыр ипподромда узачак.

«Татар халык милли бәйрәменең традицион ат чабышлары нәкъ биредә узу сәбәпле, шундый карар кабул ителгән. Моннан тыш, ипподром шәһәрнең кеше күп яши торган микрорайоны янында урнашкан», — диелә Алабуга районы хакимияте матбугат хезмәте хәбәрендә.

Быел Сабан туе программасында традицион уеннар һәм ярышлар күбрәк булачак. Хәзер ипподромда территорияне төзекләндерү буенча әзерлек эшләре башланды.

Әлегә Сабан туеның көне билгеләнмәгән. Традиция буенча бәйрәм июньнең беренче яртысында уза.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100