Камал театры “Тормышмы бу?” спектаклен Петербургта күрсәтәчәк

Тамаша "Салават күпере” XX Халыкара театр фестивале кысаларында уза.

(Казань, 15 мая, “Татар-информ”). Санкт-Петербург шәһәрендә 28 майда Брянцев исемендәге яшь тамашачы театрының зур сәхнәсендә Камал театры Гаяз Исхакый әсәре буенча куелган “Тормышмы бу?” спектаклен күрсәтә. Бу хакта Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәрендә һәм Ленинград өлкәсендә даими вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Тамаша "Салават күпере” XX Халыкара театр фестивале кысаларында уза.  

  • Спектакль “Алтын битлек” Милли театр премиясе — 2019"да номинацияләнгән. Ул алты номинация: “Зур формадагы иң яхшы спектакль”; “Иң яхшы режиссер эше”; “Икенче пландагы иң яхшы хатын-кыз роле”; “Иң яхшы ир-ат роле”; “Рәссам эше”; “Яктылык рәссамы эше” буенча тәкъдим ителгән.

Спектакль татар телендә. Ул тәрҗемә белән өч сәгать  бара.