Әстерхан Сабантуенда сарманлылар да катнашты

Анда республика делегациясе составында Петровка Завод авыл җирлеге башлыгы Зилә Хуҗина да булды.

(Сарман, 15 май, "Татар-информ", "Сарман"). Әстерханда үткән федераль Сабантуйда безнең райондашларыбыз да катнашты, дип яза районның "Сарман" газетасы.

Бөтендөнья татарлар конгрессының район вәкиле буларак, анда республика делегациясе составында Петровка Завод авыл җирлеге башлыгы Зилә Хуҗина да булды.