Карен Дурганян: “Нуриев фестивале Татарстанның опера һәм балет театрын башка театрлар белән бәйли”

Бүген М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында Рудольф Нуриев исемендәге XXV Халыкара классик балет фестивале ачыла

(Казан, 15 май, “Татар-информ”, Римма Гатина). Бүген М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында Рудольф Нуриев исемендәге XXV Халыкара классик балет фестивале ачыла. 27 майга кадәр дәвам итәчәк фестивальгә “Спартак” спектакле старт бирәчәк.
Юбилей фестивале афишасына 9 спектакль һәм 2 гала-концерт кертелгән. "Жизель", "Лебединое озеро","Баядерка", "Дон Кихот", "Корсар" кебек классик әсәрләр Россия тамашачысына гына түгел, бөтен дөньяга таныш. Моннан тыш, репертуарга “Анюта”, “Шүрәле”, "Спартак" балетлары кертелгән.
Бүген матбугат очрашуында оештыручылар хәбәр иткәнчә, фестивальдә дөньяның иң яхшы биючеләре чыгыш ясаячак. Алар арасында Англиянең Милли балеты этуале (француз теленнән “йолдыз” дип тәрҗемә ителә) Анаис Шелендер, Джозеф Варга, Анна Цыганкова һәм Мэтью Голдинг (Нидерландлар), Екатерина Кондаурова, Константин Зверев, Елена
Евсеева һәм Андрей Ермаков (Мария театры), Мәскәү йолдызлары Кристина Кретова, Михаил Лобухин, Егор Симачев һәм Иван Алексеев; Георги Смилевски и Анастасия Першенкова бар.
Нуриев фестиваленең йомгаклау концертларында Куба (Вьенгсэй Вальдес Эррера, Гунео Осиэль Мартинес), Дрезден (Наталья Москвито, Олег Климюк), Вена (Ирина Цимбал һәм Максим Куирога) һәм башка театрлар артистлары чыгыш ясый. Гала концертта фигурист, Олимпия чемпионы Алексей Ягудин да катнаша.
Бүген матбугат очрашуы вакытында фестивальнең башында торган балет белгече Наталья Садовская әлеге абруйлы балет форумын уздыру идеясе Шаляпин фестивален уздырганнан соң тууын билгеләп үтте. 1992 елда Рудольф Нуриев Казанга фестивальгә килгән һәм аны үз исеме белән атарга ризалык биргән. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: дөньякүләм танылган биюче 1991 елда ук балет карьерасын тәмамлый. 1992 елда узган фестивальдә ул, биюче буларак түгел, ә дирижер буларак катнаша. Милли балет үрнәге булган “Шүрәле” балетына югары бәя бирә.
Быелгы фестивальдә “Спартак” спектаклендә дирижерлык итүче әрмән милли опера һәм балет театры белгече Карен Дурганян билгеләп үткәнчә, Нуриев фестивале Татарстанның опера һәм балет театрын башка театрлар белән бәйли. Балет форумы республиканы чит илләрдә дә таныта. “Туристларга да Татарстанда мәдәниятның нинди дәрәҗәдә булуы кызыклы”, - диде ул. Ә театр тәнкыйтьчесе Сергей Коробков әлеге фестивальдә очраклы спектакльләр куелмавы һәм очраклы кешеләр чакырылмавын билгеләп үтте.