Бүген Татар дәүләт опера һәм балет театрында Р.Нуриев исемендәге XXV Халыкара классик балет фестивале ачылды

27 майга кадәр дәвам итәчәк фестивальгә “Спартак” спектакле старт бирде

(Казан, 15 май, «Татар-информ», Римма Гатина). Бүген М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында Рудольф Нуриев исемендәге XXV Халыкара классик балет фестивале ачылды. 27 майга кадәр дәвам итәчәк фестивальгә “Спартак” спектакле старт бирде. Быелгы фестивальдә “Спартак” спектаклендә әрмән милли опера һәм балет театры белгече Карен Дурганян дирижерлык итә.
Быелгы фестивал шунысы белән истәлекле: нәкъ 20 ел элек Рудольф Нуриев, Казанга килеп, фестивальне үз исеме белән атарга рөхсәт бирә һәм “Щелкунчик” спектакленә дирижерлык итә. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: дөньякүләм танылган биюче 1991 елда ук балет карьерасын тәмамлый. 1992 елда узган фестивальдә милли балет үрнәге булган “Шүрәле” балетына югары бәя бирә.
Театрның сәнгать җитәкчесе Владимир Яковлев бүген фестиваль ачылышында билгеләп үткәнчә, фестивальнең ничек килеп чыгасын берәү дә күз алдына китерә алмаган. Әмма аны тамашачы якын кабул иткән һәм балет форумы үсеп киткән, дөньякүләм танылу алган.
“Безнең фестиваль турында бөтен балет дөньясы белә. Без һәр елны фестивальне сезнең өчен кызыклырак итү өчен тырышабыз”, - диде ул тамашачыларга.

Фестивальнең башында торган балет критигы Наталия Садовская сүзләренә караганда, М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры труппасы Европа дәрәҗәсенә ирешкән. Аны юкка гына чит илләргә гастрольләргә чакырмыйлар.

Аннан соң тамашачы игътибарына танылган хореограф Георгий Ковтун тарафыннан куелган “Спартак” балеты тәкъдим ителде. Арам Хачутарян музыкасына корылган әсәр антик мифлар һәм борынгы Рим вакыйгаларына багышлана. Балет карарга бик кызыклы һәм мавыктыргыч. Спартак ролен М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры солисты Михаил Тимаев башкарды.

Гомумән алганда, юбилей фестивале афишасына 9 спектакль һәм 2 гала-концерт кертелгән. "Жизель", "Лебединое озеро","Баядерка", "Дон Кихот", "Корсар" кебек классик әсәрләр Россия тамашачысына гына түгел, бөтен дөньяга таныш. Моннан тыш, репертуарга “Анюта”, “Шүрәле”, “Спартак” балетлары кертелгән.
Фестивальдә дөньяның иң яхшы биючеләре чыгыш ясаячак. Алар арасында Англиянең Милли балеты этуале (француз теленнән “йолдыз” дип тәрҗемә ителә) Анаис Шелендер, Джозеф Варга, Анна Цыганкова һәм Мэтью Голдинг (Нидерландлар), Екатерина Кондаурова, Константин Зверев, Елена
Евсеева һәм Андрей Ермаков (Мария театры), Мәскәү йолдызлары Кристина Кретова, Михаил Лобухин, Егор Симачев һәм Иван Алексеев;
Георги Смилевски и Анастасия Першенкова бар.
Нуриев фестиваленең йомгаклау концертларында Куба (Вьенгсэй Вальдес Эррера, Гунео Осиэль Мартинес), Дрезден (Наталья Москвито, Олег Климюк), Вена (Ирина Цимбал һәм Максим Куирога) һәм башка театрлар артистлары чыгыш ясый. Гала концертта фигурист, Олимпия чемпионы Алексей Ягудин да катнаша.