news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Уфада Башкортстан Композиторлар берлегенең 80 еллыгы уңаеннан өч көнлек фестиваль уза

Бәйрәмгә Россия Композиторлар берлеге идарәсе һәм Татарстан Композиторлар берлеге рәисе Рәшит Кәлимуллин килде.

(Казан, 15 апрель, «Татар-информ»). Уфада Башкортстан Композиторлар берлегенең 80 еллыгына багышланган өч көнлек фестиваль уза. Фестиваль тантаналы төстә Башкорт дәүләт опера һәм балет театрында 14 апрельдә ачылды. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә.

Бәйрәмгә Россия Композиторлар берлеге идарәсе һәм Татарстан Композиторлар берлеге рәисе Рәшит Кәлимуллин килде.

Фестиваль Башкортстан гражданнары җәмгыятенә булышлык фонды белән Башкортстан Республикасы башлыгы гранты ярдәмендә тормышка ашырылды.

Башкортстан Республикасы Композиторлар берлеге - республика композиторларын һәм музыка белгечләрен берләштерә торган төбәк иҗтимагый оешмасы. Аның эшчәнлеге төбәкнең мәдәни байлыгын саклап калуга һәм баетуга, иҗади потенциалны һәм һөнәри осталыкны үстерүгә юнәлдерелгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100