news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәскәүдә «Тукай һәм музыка» әдәби кичәсе була

Кичә бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулуга багышланган чаралар циклын башлап җибәрәчәк.

(Казан, 15 апрель, «Татар-информ»). 17 апрель көнне 14:00 сәгатьтә Мәскәүдә Татар мәдәни үзәге кинозалында «Тукай һәм музыка» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә була.

Мәскәү шәһәренең Татар милли-мәдәни мохтарияте төбәк иҗтимагый оешмасы хәбәр иткәнчә, кичә бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулуга багышланган чаралар циклын башлап җибәрә.

Кичәне алып баручы - китапханә мөдире Розалия Хәнәфиева тамашачыларны Габдулла Тукайның көйгә салынган һәм татар халкының мәдәни мирасының бер өлеше булган шигырьләренең иҗат ителү тарихы белән таныштыра.

Чарада татар мәдәни үзәге артистлары катнаша, алар башкаруында шагыйрьнең әсәрләре яңгыраячак.

Катнашучылар арасында «Мирас», «Хәзинә», «Тальян», «Татар моңнары» иҗат коллективлары була. Тамашачыларга  Нурҗиһан Симаева, Рената Бәдамшина һәм Мөнзилә Фәссахова башкаруында җырлар тәкъдим ителә, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100