news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан театр училищесының чыгарылыш курсы сәхнә теленнән имтихан тотты

Быел Театр училищесын Тәслимә Фәйзуллина җыйган төркем тәмамлый.

(Казан, 15 апрель, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Казан театр училищесының чыгарылыш курсы сәхнә теле буенча диплом спектакле итеп Мостай Кәримнең «Ай тотылган төндә» драмасын сайлаган.

Казан театр училищесының Өйрәнчек театрында студентлар әлеге спектакльне тамашачыга тәкъдим итте. Режиссеры — сәхнә теле укытучысы Инсаф Абдулла.

Быел Театр училищесын Татарстанның халык артисты Тәслимә Фәйзуллина (1953-2018) җыйган төркем тәмамлый. Ул авырый башлагач, әлеге төркемне педагоглар Раил Мөхетдинов һәм Зөфәр Харисовка тапшырып калдырган.

«Талантлы төркем. Мин аларны театрларга уңайсызланмыйча тәкъдим итә алам. Кайберләрен Кариев һәм Тинчурин театрларында спектакльләрдә катнаша, аларны бу театрлар штатка да алырлар инде», — ди Инсаф Абдулла.

Берничә студент Тинчурин театрында куелган «Утка очкан күбәләктәй…» драмасында катнаша. Илсаф Нәҗипов Кариев театрында «Яратып туялмадым» спектаклендә төп рольләрнең берсен башкара.

Студентларның диплом спектаклен карарга килгән Кариев театры артисты Фәнис Кәлимуллин аларның дикция чисталыгына игътибар итте. «Барлык сүзләре дә яхшы ишетелә, интонация дөрес», — диде ул. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100