Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казан мэры Сабантуй узганнан соң мәйданны концертлар өчен файдаланырга тәкъдим итте
Артур Исламов артистларга шәһәр мәйданчыкларында ешрак чыгыш ясау мөмкинлеге бирү үтенече белән мэрга мөрәҗәгать итте
(Казан, 15 апрель, «Татар-информ», Марат Ишкилдин). Казанда Сабантуй мәйданчыкларын Татарстан җырчылары һәм музыкантларының концертларын үткәрүдә файдаланырга планлаштыралар. Бу хакта Халыкара мәдәният көне кысаларында иҗат яшьләре белән очрашуда шәһәр башлыгы Илсур Метшин сөйләде.
Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театры солисты Артур Исламов артистларга шәһәр мәйданчыкларында ешрак чыгыш ясау мөмкинлеге бирү үтенече белән Казан мэрына мөрәҗәгать итте. «Казан җырчылары өчен эш юк. Алар үз мөмкинлекләрен банкетларда һәм концертларда сарыф итә», — дип белдерде артист.
«Без анда (Сабантуй мәйданчыкларында — Т-и иск.) турлар оештыра алабыз. Без Сабантуй үткәрәбез, аннары ел буе бу мәйданнарны саклыйбыз. Анда сәхнә, киенү урыннары бар һәм инфраструктура эшләнгән», — диде мэр. Бүгенге көндә Казанда Сабантуйны бәйрәм итү өчен өч мәйданчык оештырылган.
«Музыкантларга, җырчыларга гына түгел, бизнес вәкилләренә дә, безгә барыбызга да тормышыбызны һәм эшебезне үзгәртеп корырга кирәк. Яңа форматлар табарга кирәк. Шул вакытта урын эзләү турында фикер алышырга була», — диде Метшин.
Татарстан башкаласы мэры шулай ук шәһәр мәдәният йортларын репетиция заллары сыйфатында файдаланырга тәкъдим итте. Ул репетицияләр өчен мәйданчыкларны, шулай ук сәхнә, җиһазлар куллануда ярдәм итәргә вәгъдә бирде.
«Казанда заллары булган мәдәният йортлары ремонтланды. Без аренда мәсьәләләрен карый яки яр буенда тавыш җиһазлары урнаштыра алабыз. Продукт һәм формат алып килегез, бай мәдәниятебезне халыкка күрсәтү идеясен тәкъдим итегез», — дип аңлатты Илсур Метшин.
Татарстан башкаласы мэры сүзләренчә, «бездә төрле зәвыклы тамашачы бар, әмма аны да тәрбияләргә кирәк. Яңа кыю әйберләр һәм тамашалар куелсын».
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз