news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кариев театрында казанлыларны татарча биергә өйрәтәчәкләр

Театр директоры Луиза Янсуар бию студиясе ачылуны татар биюен өйрәнергә теләүчеләр күп булуы белән аңлатты.

(Казан, 15 апрель, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Кариев театры бинасында «DARMAN» бию студиясе казанлыларга татар халык биюен өйрәтәчәк.

«Бүген Кариев театры бинасында гади кешеләрне биергә өйрәтә торган мәктәп ачыла. Татар биюенең нигезләренә өйрәнергә мөмкин булачак. Ир-ат һәм хатын-кыз биюенең төп хәрәкәтләрен өйрәтәчәкләр. Профессиональ хореографлардан остаханәләр оештырылачак», — диде Кариев театры директоры Луиза Янсуар.

Халыкны биергә «DARMAN» бию студиясе өйрәтә. Луиза Янсур сүзләренчә, бию мәктәбе онытылып барган милли татар уеннары форматында оештырыла. Бию студиясенең презентациясендә өйрәнүчеләр өчен яшь чикләре булмавы, шулай да төп аудиториянең уналты яшьтән өлкәнрәкләр икәне әйтелде.

«Татар биюен өйрәнергә теләүчеләрдән бик күп мөрәҗәгатьләр булды. Без шуларны күздә тотып, проектны башлап җибәрәбез. Ул уңышлы булса, киләчәктә аны киңәйтергә дә мөмкин. Җәй көне без катнашучыларны театрда гына түгел, ә парк, сквер һәм бакчаларда да күрергә шат булырбыз», — диде Луиза Янсуар.

«DARMAN» бию студиясенең беренче дәресе бүген презентациягә килгән журналистлар өчен узды. Аларның төп бию элементларын өйрәнеп, биеп карау мөмкинлеге булды. Башкалар өчен дәресләр атна саен сишәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә оештырылачак.

 «2018 елда Кабан күле буена чыгып, түгәрәк уен оештырдык, татар биюе буенча остаханә уздырдык. Шулкадәр күп кеше җыелды. Туристлар да бар иде. Без шул вакытта кешеләрдә татар биюенә ихтыяҗ барлыгын аңладык. „DARMAN“ проекты шуннан башланып китте», — диде ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең солисты, «DARMAN» бию студиясенең җитәкчесе Алсу Мәгъсүмҗанова-Галиуллина.



Галерея: «Калеб» җыенының татар биюенә багышланган түгәрәк өстәленнән фоторепортаж
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100