Менделеевскида кинотеатр кинофильмнарны онлайн трансляцияли

Менделеевлылар өйдән чыкмыйча гына кино карый ала

(Менделеевск, 15 апрель, «Татар-информ», «Менделеевск яңалыклары», Валентина Корестелева). COVID-19 вирусы таралу куркынычы булу сәбәпле, Менделеевскида «Юность» кинотеатры, фильмнарны түләүсез карау мөмкинлеген булдырды.Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Менделеевлылар өйдән чыкмыйча гына кино карый ала. «Юность» кинотеатры фильмнарны онлайн трансляцияли. Бу турыда ВКонтакте рәсми аккаунты хәбәр итә.

«Без фильмнарны онлайн трансляцияли башлыйбыз. Барыгызны да кино карарга чакырабыз», — дип язылган төркемдә.

Фильмнар һәм мультфильмнарны «Юность» кинотеатры төркемнәре постындагы https://vk.com сылтама буенча карарга мөмкин.