Фәйзи Гаскәров исемендәге ансамбль башкорт биюе буенча видео дәресләр үткәрә башлады

Дәресләр башкорт лирик биюе элементы нигезендә төзелгән.

(Казан, 15 апрель, «Татар-информ»). Фәйзи Гаскәров исемендәге халык биюе ансамбле башкорт биюе буенча дәресләр видеосының икенче сериясен эшләтеп җибәрде. Дәресләрне Башкортстанның халык артисты Айсылу Гайнетдинова һәм ансамбль артисты Илнур Әюпов алып бара. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итә.

«Айсылу Гайнетдинова үзенең дәресен Фәйзи Гаскәров һәм Хашим Мостаевның бию лексикасы белән чагыштырып, «Кубыз белән» башкорт лирик биюе элементы нигезендә төзегән», — дип хәбәр итте ансамбльнең матбугат сәркатибе Элиза Сынбулатова.