Петербург сынчысы Әхнәф Зыякаев журналистлар белән очрашты

Төньяк башкала татарлары Әхнәф Зыякаев Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек дип исәпли
(Санкт-Петербург, 15 апрель, “Татар-информ”, Зәрия Хәсәнова). Санкт-Петербургта яшәүче татар журналистлары сынчы Әхнәф Зыякаев белән очрашты. Очрашу барышында сынчы-рәссам сорауларга җавап бирде, эшләре белән таныштырды. Әлеге чараның җитди сәбәбе бар. Хикмәт шунда, Татарстан Республикасының төньяк башкаладагы Даими вәкиллеге иҗатчыны Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә тәкъдим итте. Заман сынчылары арасында милләттәшебез, петербурглы Әхнәф Зыякаев татар сюжетларына күп игътибар бүлүе белән аерылып тора. Моңа мисал итеп аның соңгы еллардагы иҗади эше - Габдулла Тукай һәйкәлен китерергә мөмкин. Ул һәйкәл Санкт-Петербургның тарихи үзәге булган Петроград районында куелды. Хәзер шәһәрдә яшәүче милләттәшләр тормышларындагы истәлекле вакыйгаларны һәм бөтенхалык бәйрәмнәрен Тукай янында билгели. Шагыйрь чәчәктән өзелми.
Гомумән, Әхнәф Зыякаевның тарихи эшләре байтак. Ул А.С. Пушкинның 200 еллык юбилее уңаеннан оештырылган иҗади бәйгедә катнашты. Милләттәшебезгә нинди таләпчән киртәләр аша үтәргә туры килгәнлеген күз алдына китерү кыен түгел. Әмма хакыйкать шул – Белгород өлкәсенең Иске Оскол шәһәрендә Пушкинга куелган сын Әхнәф тарафыннан иҗат ителгән. Бу милләттәшебезнең Пушкинианага керткән лаеклы өлеше. Әхнәф Зыякаев А.Баязитов һәм Л.Гумилевка куелган мемориаль такталарны иҗат итү бәйгесендә дә җиңде. Казанда Ленинград боҗрасында калганнарга куелачак һәйкәлнең дә авторы ул булачак дип көтелә. Озак вакыт Әхнәф Зыякаев “Болгар иле” иҗади төркемендә эшләде. Борынгы болгарлар тормышын яктыртты. Моннан берничә ел элек Һиндстандагы Брахма Кумарис университеты Әхнәфне Гиансаруло шәһәрендә мәһабәт фонтан эшләүдә катнашырга чакырды. Эш барышында якташыбыз Әхмәдәбад шәһәре Сәнгать академиясе галимнәре белән таныша. Алар, үз чиратында, Зыякаевны талипләргә лекция укырга һәм гамәли дәресләр үткәрергә димли. Бу хәлне урындагы телевидение һәм вакытлы матбугат киң яктырта. Биредә үк ул, талпан энцефалитетыннан чирләүчеләргә ярдәм йөзеннән оештырылган, Бөтендөнья хәйрия чарасында катнаша. Җир йөзендәге иң зур полотнога Англия, Япония иҗатчылары белән берлектә Зыякаев та рәсем төшерә. Милләтпәрвар буларак, ул бөркет аулау белән мавыгучы татарны сурәтли. Әхнәфнең картинасы бу полотнадагы иң яхшы өч эш исемлегенә кертелә. Нәтиҗәдә, Зыякаев исеме, җир йөзендәге иң зур картинаны иҗат итүдә катнашучы буларак, башкалар белән берлектә Гиннесның Рекордлар китабыннан урын ала.
Бүгенге көндә Әхнәф Зыякаев яңа иҗади планнар белән яши. Аларда төп тема, әлбәттә, милләт тормышы, аның тарихи үткәне һәм якты киләчәге.