Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында – “Яшь йөрәкләр” спектакле премьерасы

17 апрельдә режиссер Фәрит Бикчәнтәев Фәтхи Бурнашның “Яшь йөрәкләр” пьесасы буенча куелган спектакльне тәкъдим итә
(Казан, 15 апрель, «Татар-информ», Нина Нарыкова). 17 апрельдә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында чираттагы премьера - режиссер Фәрит Бикчәнтәев Фәтхи Бурнашның “Яшь йөрәкләр” пьесасы буенча куелган спектакльне тәкъдим итә.
Драматург, шагыйрь, тәрҗемәче, публицист һәм театр эшлеклесе Фәтхи Бурнашның комедиясе 1917 елда язылган. Бу пьеса күп еллар инде тамашачыларны яшьлек дәрте атмосферасы белән җәлеп итә һәм татар театрлары аңа кабат мөрәҗәгать итә. Аның сере гади – ул мәхәббәт тарихы турында, саф хисләр төп геройлар Сәрби белән Хәйретдин мөнәсәбәтләрен генә бизәп калмый, ә спектакльнең сюжет перифериясендә дә чагыла.
1917 - безнең ил өчен хәтәр ел. Әмма Беренче бөтендөнья сугышы һәм революция вакыйгалары сюжетка турыдан-туры түгел, ә геройларның хисләре һәм башкарган гамәлләре аша килеп керә. Бу лирик әсәрнең төп темасы –мәхәббәт.
Күп еллар узуга карамастан, ул театр тамашачыларына шулай ук кызыклы. Әмма хәзер геройларны көткән бәлаләрне алдан сизү турындагы фикер ешрак туа. Бу хакта спектакль авторлары да уйлана.
“Без соңгы көннәрдә бу хакта еш әйтәбез, - дип сөйли Фәрит Бикчәнтәев, - һәм спектакльне тамашачыда билгесезлек хисе туарлык итеп эшләргә тырышабыз”. Режиссер сүзләренчә, “Яшь йөрәкләр” кешеләр гади яшәгән вакыт турындагы әсәр.
Спектакльдәге барлык рольләр дә диярлек Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетын күптән түгел тәмамлап Камал театрында эшләүче яшьләргә бирелгән. Алар – Гөлчәчәк Гайфетдинов, Илнур Закиров, Олег Фазылҗан, Алсу Каюмова, Алмаз Гәрәев, Фәнис Сафин, Эмиль Талипов, Ирек Кашапов һ.б. Афишада танылган исемнәр дә бар, Галимә ролен ТР халык артисты, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Наилә Гәрәй, Исаак ролен ТР халык артисты Әсгать Хисмәт уйный.
“Яшь йөрәкләр” спектаклендә яшьләр уйнарга тиешлеге турында күптән әйтелде. Бүген Камал театрында булган матбугат конференциясендә бу сүзләрне композитор Фоат Әбубәкер дә кабатлады. “Без бу пьесаны яшьләргә бүләк итү турында хыялландык, чөнки алар килү белән театр җанланды”, - дип билгеләп үтте ул.