Татар дөньясы Нәҗибә Ихсанованы соңгы юлга озата

Озату мәрасиме онлайн күрсәтелә.

(Казан, 15 март, «Татар-информ»). Легендар татар артисты Нәҗибә Ихсанованы соңгы юлга озату мәрасиме ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның кайгы уртаклашу хаты белән башланып китте.

Җәмәгатьчелек Нәҗибә Ихсанованы соңгы юлга Камал театры алдындагы мәйданнан озата.

Озату мәрасимен ТР Мәдәният министры Ирада Әюпова алып бара. 

  • Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты Ихсанова Нәҗибә Гыймай кызы 83 яше белән барганда 13 мартта вафат булды. 
  • Ихсанова Нәҗибә Гыймай кызы 1938 елның 25 гыйнварында Татарстанның Азнакай районы Буралы авылында туа. 1961 елда Мәскәүдә Щепкин исемендәге Югары театр училищесын (татар студиясе) тәмамлый һәм Татар академия театрында эшли башлый. Төрле пландагы күпкырлы төп рольләрдә уйнаучы көчле темпераментка ия булган танылган талантлы артистка.