Актанышта журналист Эльвира Ибраһимова истәлегенә узган бәйгенең җиңүчеләре билгеле

Бәйгедә 150дән артык төрле яшьтәге нәфис сүз осталары көч сынашты.

(Казан, 15 март, «Татар-информ»). «Татарстан», «Болгар», Актаныш радиосы дикторы, Биектау FM радиостанциясенең беренче дикторы Эльвира Ибраһимованың якты истәлегенә оештырылган «Моң кайтавазы» бәйгесенең нәтиҗәләре билгеле.

Бәйге быел дүртенче тапкыр үткәрелде. Ул Туган тел һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында оештырылган иде. Пандемия сәбәпле, инде икенче ел чара онлайн-видеобәйге форматында уза.

Бәйгедә 150дән артык төрле яшьтәге нәфис сүз осталары көч сынашты. Чиктәш республикалардан, үзебезнең Саба, Биектау, Балтач, Яңа Чишмә, Зәй, Сарман, Теләче районнары, Яр Чаллы, Алабуга, Казан шәһәреннән катнашучылар күп булды. Нәтиҗәләр түбәндәгечә билгеләнде:


Мәктәпкәчә яшьтәге балалар арасында:

1 урын: Алия Габдрахманова (Актаныш),

2 урын: Камил Сабирҗанов (Балтач),

            Ренар Закиров (Алабуга),

3 урын: Дилә Хисамова (Балтач),

            Милана Фәрдиева (Актаныш),

            Данияр Хәбибуллин (Балтач).


1-4 сыйныф укучылары арасында:

1 урын: Таңсылу Сәләхова (Актаныш),

2 урын: Диләрә Хәбирова (Актаныш),

3 урын: Ләйлә Мөхәммәтдинова (Актаныш).


5-11 сыйныф укучылары арасында:

1 урын: Гөлназ Зарипова (Алабуга),

2 урын: Айзирәк Сабирова (Актаныш),

            Сәмир Сабиров (Актаныш),

3 урын: Салават Камалов (Минзәлә),

            Сәмир Әхмәдгалиев (Актаныш),

            Зөһрә Гайнуллина (Биектау).


18 яшьтән өлкәнрәкләр арасында:

1 урын: Айгөл Закирова (Алабуга),

2 урын: Рамил Сәләхов (Актаныш),

            Айдар Шакиров (Башкортостан, Дүртөйле),

3 урын: Ибраһимова Сөмбелә (Саба),

            Эльгина Мөхәметдинова (Актаныш),

            Миләүшә Имаметдинова (Актаныш).

Гран-прига Актаныштан Регина Әбүдәрова лаек дип табылды.


Һәрбер видео, нәфис сүз остасының үзенчәлекләрен исәпкә алып аерым номинацияләр дә булдырылды. «Иң оригиналь видео» номинациясендә махсус бүләккә Актаныш районы, Богады авылыннан 6 яшьлек Лиана Сабирова лаек булды. Италиядә гомер кичерүче Алия Солтан «Туган телем-иркә гөлем» номинациясендә диплом белән бүләкләнде.