Татарстан һәм Идел буеның театр коллективлары Камал театры директоры Шамил Закировны туган көне белән котлаячак

Татарстан һәм Идел буеның театр коллективлары Камал театры директоры Шамил Закировны туган көне белән котлаячак

(Казан, 15 март, "Татар-информ", Диләрә Рәхимова). Бүген Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә Театр директоры Шамил Закировны коллегалары һәм хезмәттәшләре котлаячак. ТРның атказанган мәдәният хезмәткәренә 60 яшь, ә татар театры коллективында җитәкче булып эшли башлавына 20 ел тула.

Юбилярны республиканың Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт һәм башка драма театрлары котлаячак. Моннан тыш, бәйрәм чарасына Самара, Уфа, Оренбург театры вәкилләре дә киләчәк, аларны камаллыларны белән иҗади хезмәттәшлек һәм дуслык берләштерә. Концертта М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры, Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе, "Казан" Милли-мәдәни үзәге үз номерларын тәкъдим итәчәк. Шулай ук, Зилә Сөнгатуллина, Рафаэль Сәхәбиев, Хәния Фәрхи һәм Салават та чыгыш ясаячак.