«Маяк» газетасы күпләргә якты маяк булды

«Маяк» газетасы күпләргә якты маяк булды

(Уфа, 15 март, «Татар-информ», Фәнис Фәтхуллин). Башкортстанның зур күпчелек халкын татарлар тәшкил иткән Илеш районында чыгып килүче “Маяк» газетасы оештырылуга 70 ел тулды. Шушы уңайдан район мәдәният йортында тантаналы кичә булып үтте.

«Маяк» газетасы республикадагы иң бай тарихлы, данлы матбугат басмаларының берсе. Җиде дистә ел эчендә төрле чорлар кичереп, һәрвакыт укучыларның яраткан басмасы булып калды ул. Район белән бер үк елда оештырылган газета иң тәүдә «Җиңү таңы» дигән исем астында чыга башлый. Аннан соң заман үзгәргән саен исемнәрен алмаштырып, «Сталинчы», «Коммунизм байрагы», «Уңыш өчен» дип атала ул. Ә 1965 елдан бирле Илеш районы газетасы «Маяк» исемен йөртә. Әмма нинди генә исемнәр белән аталса да, район газетасы биредә яшәүче тырыш һәм булдыклы халык өчен һәрчак кадерле һәм якын булды. Аның битләрендә район тормышының һәртөрле юнәлешләре киң яктыртылды. Җирле мәгълүматлар бары тик шушы басма аша гына бар тулылыгында һәр гаиләгә барып җитә иде. Әле дә шулай булып кала.

Төрле елларда район газетасында халкыбызның атаклы уллары һәм кызлары хезмәт итте, тәүге иҗади сынауны биредә үтте. Хәсән Сарьян, Роберт Миңнуллин, Ринат Хәйри, Зөфәр Хәмидуллин һәм башка күренекле каләм әһелләре нәкъ менә биредә тәүге чыныгу алып, соңыннан журналистикада һәм әдәбиятта югары үрләр яулады.

Әлеге редакция коллективы өчен соңгы берничә ел зур борылышлар алып килде. Техник яктан җиһазландырылу ягыннан чын-чынлап алга сикереш еллары булды алар. Элекке кечкенә район газетасы хәзерге көндә «Илешинформцентр» дип аталган зур бер нәшрият комплексына әверелде. Биредә «Маяк» газетасын чыгару белән бергә, башка төрле матбага да нәшер ителә. Җирле телевидение белән радио каналы да, типография дә шушы комплекс канаты астында эшли. Шушы зур матбугат хуҗалыгына соңгы ун ел эчендә танылган журналист Айсылу Хәйретдинова җитәкчелек итә. Бүген «Маяк» газетасының әбүнәчеләре 7 меңгә җитте. Тиражын арттыру өчен, редакция коллективы яңача фикерләп эш итә. Көчле журналистлар эшли биредә. Аларның байтагы биредәге әдәби берләшмә әгъзалары да булып тора.

70 еллык юбилей тантанасы кичәсендә газетаның иҗади көчләре, техник хезмәткәрләре һәм даими авторлары бик күп җылы сүзләргә лаек булды. Аларга кыйммәтле һәм истәлекле бүләкләр дә тапшырылды.