^Айдар Галимов Татарстанга сәфәрен башлый

^Айдар Галимов Татарстанга сәфәрен башлый

(Уфа, 15 март, «Татар-информ», Фәнис Фәтхуллин). Танылган җырчы, Башкортстанның һәм Татарстанның атказанган артисты Айдар Галимов бүген Татарстанга чираттагы иҗади сәфәрен башлый. Бер атналык гастрольләренең тәүге көнендә «Айдар» театр-студиясе егетләре һәм кызлары Бөгелмә шәһәре тамашачылары алдында чыгыш ясый.

Алдагы көннәрдә исә Айдар Галимов үзенең иҗатташ дуслары белән «Дәрвиш юлы» концерт программасын Азнакай, Әлмәт, Чистай, Лениногорск һәм Норлат шәһәрләрендә күрсәтә. Бу шәһәрләрдә булганда Айдар Галимов Татарстандагы иҗатташ дуслары белән очрашулар оештырырга һәм көзге айларда әзер булачак яңа программасына өр-яңа җырлар яздыру өчен сөйләшүләр алып барырга җыенуын да әйтте.

Татарстандагы чыгышларыннан соң, «Айдар» театр-студиясе 21 март көнне Оренбург өлкәсенең Богырыслан шәһәрендә яшәүче милләттәшләребез алдында да чыгыш ясый.