news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстан Россия төбәкләрендә башкорт тарихи-мәдәни үзәкләре ача

Мондый үзәкнең Татарстанда ачылуы турында сүз бара.

Башкортстан Россия төбәкләрендә башкорт тарихи-мәдәни үзәкләре ача
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 15 февраль, «Татар-информ»). Башкортстан Россия төбәкләрендә, шул исәптән, Татарстанда да башкорт тарихи-мәдәни үзәкләр ачырга җыена. Башкорстан Республикасы башлыгы Радий Хәбировның бу хактагы карары турында “Башинформ” мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.

Башкортстан Хөкүмәте карары буенча, мондый тарихи-мәдәни үзәкләр Россия Федерациясенең башкорт халкының этнотерриториаль төркемнәре булган субъектларда ачылачак.

Башкорт тарихи-мәдәни үзәкләре Курган, Оренбург, Свердловск, Чиләбе өлкәләрендә, Пермь краенда, Юграда һәм Татарстанда ачыла диелгән хәбәрдә. Әлеге үзәкләр Башкортстан Республикасының Халыклар дуслыгы йорты филиаллары булачак.

Бу үзәкләрнең эшчәнлеге өчен Башкортстан Хөкүмәте тарафыннан 2020 елның 1 февраленнән башлап, ел саен 15,4 млн. сум күләмендә акча бүленәчәк.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100