news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстан Милли музее Миңнегали Шәйморатовка багышланган экспозиция ача

18 мартта Башкортстан Республикасы Милли музее мәйданында «Башкортстан Бөек Ватан сугышы елларында» дип аталган Республика фәнни-гамәли конференциясе оештырылачак.

Башкортстан Милли музее Миңнегали Шәйморатовка багышланган экспозиция ача
bashinform.ru

(Казан, 15 февраль, «Татар-Информ»). Уфа шәһәре Милли музеенда 112нче Башкорт кавалерия дивизиясенең беренче командиры, генерал — майор Миңнегали Шәйморатовка багышланган аерым экспозиция ачылачак. Бу хакта БР Милли музее директоры Марат Зөлкәрнәев Мәдәният министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышында әйтте, дип хәбәр итә «Башинформ» мәгълүмат агентлыгы.

«2020 ел — Хәтер һәм Дан елы. Бу елда Бөек Ватан сугышы тарихының истәлекле даталарына багышланган чараларга җәмәгатьчелек игътибары зур булачак. Башкортстан Республикасы Милли музее белгечләре хәзер генерал Миңнегали Шәйморатовка багышланган күргәзмәне булдыру юнәлешендә эшли. Бу күргәзмә күчмә булачак, аның нөсхәләрен һәр муниципаль берәмлек алачак», — диде Марат Зөлкәрнәев.

18 мартта Башкортстан Республикасы Милли музее мәйданында «Башкортстан Бөек Ватан сугышы елларында» дип аталган Республика фәнни-гамәли конференциясе оештырылачак.

Ел дәвамында Милли музейда «Ватан Геройларына багышлана…» дип аталган ачык республика балалар рәсемнәре конкурсы узачак. Шулай ук республиканың тарихи-туган якны өйрәнү музейларында «Җиңү-75» Республика музейара күргәзмә проекты гамәлгә ашырылачак.

Республиканың барлык музейларында да Хәтер һәм Дан елына багышланган тематик чаралар уздырылачак дип көтелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100