Эльмир Низамов Мәскәүдә авторлык концертын оештыруда ярдәм итүчеләргә рәхмәт белдерде

Концертта чыгыш ясау өчен Казаннан Эльмира Кәлимуллина да килгән.

(Казан, 15 февраль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Композитор Эльмир Низамов Мәскәүдә беренче авторлык концертын оештыруда ярдәм иткән өчен Татарстан мәдәният министрлыгына һәм Россия композиторлар берлегенә рәхмәтле. Бу хакта социаль челтәрдәге битендә композитор үзе хәбәр итә.

Концерт кичә А.Н.Скрябинның музей йортында узган. Концертта Мәскәү заманча музыка ансамбле, Ольга Власованың вокаль квартеты, Андрей Кравченконың саксофончылар квартеты, Андрей Винницкий катнашкан.

Тамашада чыгыш ясау өчен Казаннан Эльмира Кәлимуллина да килгән.