Илһам Шакиров туган көненә багышланган концертны “Татар-информ” онлайн күрсәтә

Концерт «Кара урман аша...» дип атала.

(Казан, 15 февраль, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). Татар тамашачысы быел да Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Илһам ага Шакировның туган көнен Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә традицион концерт белән билгеләп үтә. Концертка килү мөмкинлеге булмаган тамашачы әлеге концертны “Татар-информ”аша онлайн карый ала. Концерт 18.30 сәгатьтә башлана.

Онлайн карау өчен сылтама - http://tatar-inform.tatar/internet-tv/164/.

Әлеге концертларны Татар филармониясе 2002 елдан башлап ел саен уздыра.

Программада шагыйрьләр Наҗар Нәҗми, Рөстәм Мингалим, Шәмсия Җиһангирова, Нурихан Гадел, Михаил Львов шигырьләре, композитор Фасил Әхмәтов, тарих фәннәре кандидаты Фәндилә Хәбибуллина истәлекләре яңгырый, дип хәбәр итә оештыручылар.

Илһам Шакиров репертуарыннан җырларны Татарстанның атказанган артисты Айгөл Хәйри, Башкортстанның атказанган артисты Алим Каюмов, Халыкара конкурслар лауреатлары Сиринә Зәйнетдинова, Алинә һәм Азат Кәримовлар, Рөстәм Насыйбуллин, Илгиз Мөхетдинов, Илшат Сибагатуллин, Ильяс Камал (виолончель), Екатерина Коврикова (фортепиано), Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамбле, Татарстанның атказанган артисты Рөстәм Рәхмәтуллин җитәкчелегендәге "Мирас" инструменталь ансамбле башкара.

Сценарий авторы һәм режиссер – Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов.

Бүген "Татар-информ" Илһам Шакиров котлаулар кабул итә, дип хәбәр иткән иде.