#атнабай флешмобына Әнгам Атнабайның оныгы да кушылды

Әлеге флешмобны социаль челтәрләрдә #атнабай һәм #atnabay хештеглары белән күзәтергә мөмкин.

(Казан, 15 февраль, “Татар-информ”, Ләйлә Хәкимова). Интернетта Әнгам Атнабаевның 90 еллыгына багышланган #атнабай флешмобына шагыйрьнең оныгы Ләйсән Атнабаева да кушылды. Әнгам Атнабаевның тууына 90 ел тулу уңаеннан оештырылган проектта Ләйсән “Сагынганда” шигырен сөйләде.

Исегезгә төшерәбез: Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе тәкъдиме белән, "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы һәм "Тәртип" радиосы белән берлектә яңа видео-проект старт алды – татар артистлары Башкортстанның халык шагыйре Әнгам Атнабай шигырьләрен укый.  

“Картәтәй вафат булганда миңа җиде яшь иде. Шулай булса да, аның белән бәйле вакыйгаларны хәтерлим. Татарча бераз авыррак сөйләшәм. Мин ишектән килеп керүгә: “Нинди марҗа килгән анда?” - дип елмаеп каршы ала иде ул. Аннан соң мыегы белән битемне кытыкларга тотына. Өч оныгы арасыннан мине аеруча үз итеп, иркәләп яратты. Малайларны җиңелчә шелтәләп ала иде”, - дип искә ала Ләйсән.

Бабасы иҗат иткән “Ут”, “Таһир белән Зөһрә” драмаларын, “Мин бу җирне матурларга тудым”, “Әниемә”, “Сиңа җырда язмаганмын” шигырьләрен яратып укый ул. 

“Фамилиямне әйтүгә танып алалар. Мин бабам белән чын күңелемнән горурланам”, - ди Ләйсән Атнабаева.

Искәртеп үтәбез: Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә 26 февральдә Әнгам Атнабаевка багышланган әдәби-музыкаль кичә оештырыла.