Рифкат Бохармәтовның шәхси күргәзмәсе

Рифкат Бохармәтовның шәхси күргәзмәсе

(Бишкәк, 15 февраль, “Татар-информ”, Илдар Сәмигуллин). Бишкәкнең Г.Айтиев исемендәге дәүләт Милли сәнгать музеенда Рифкат Бохармәтовның шәхси сәнгать күргәзмәсе ачылды. Милләттәшебез Рифкат әфәнде тамашачы хозурына үзенең 30 ел дәверендә ясалган 150 картинасын тәкъдим иткән.

Р.Бохармәтов – сәнгатьтә реализм тарафдары. Ул рәсемнәрен майлы буяу белән, киндер тукымага гына ясый. Аның картиналары кыргыз гаиләләренең тормыш-көнкүреше, табигать һәм Кыргызстанның тарихи урыннары темасына язылган. Чөнки рәссамның балачагы, нигездә, кыргыз авылларында үткән.

Рифкат әфәнде республиканың атказанган сәнгать эшлеклесе, Кыргызстан Рәссамнар берлеге әгъзасы һәм сәнгать буенча АКШ премиясе лауреаты.

Күргәзмә 30 көн дәвамында барачак һәм теләгән кешеләр аның экспозициягә куелган картиналарын сатып та ала алачак.