Ханнановлар тагын бүләкле

Ханнановлар тагын бүләкле

(Уфа, 15 февраль, «Татар-информ», Фәнис Фәтхуллин). Башкортстанның танылган рәссамы, татар рәссамнарының «Чыңгыз хан» исемле иҗади берләшмәсе җитәкчесе Вәсил Ханнанов “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгының үз хәбәрчесенә музыкант уллары – Чыңгыз белән Искәндәрнең Мәскәүдә узган халыкара сәнгать бәйгесендә зур җиңү яулавы хакында бәян итте.

Ике талантлы малай, үзләренә Ходай тарафыннан бирелгән соклангыч сәләтне остазлары белән һаман да камилләштереп, яңадан-яңа үрләр яулый. Әле Мәскәүдә кыллы музыка коралларында уйнаучыларның халыкара бәйгесендә катнашып, алар күпләрне таң калдырган. Малайларның әтиләре әйтүенчә, «Остаз һәм шәкерт» дип аталган әлеге сәнгать алышында өлкән малай Чыңгыз 14 яшьтән 18 яшькә кадәр балалар арасында оештырылган бәйгедә I дәрәҗәле диплом һәм лауреат исемен алган. Чыңгыз соңгы ике елда Мәскәү дәүләт консерваториясе каршындагы урта махсус музыка мәктәбендә белем ала. Укытучысы Александр Рерич аңа зур өметләр баглый икән.

Ханнановларның кечерәге – Искәндәр исә Уфада, урта махсус музыка көллиятендә укый. Виолончельдә бик оста уйнаучы сәләтле малай Мәскәүдәге бәйгедә 10 яшькә кадәрге балалар арасында шулай ук I дәрәҗә диплом һәм лауреат исемен алуга ирешкән. Аның остазы Марк Афанасьев та үз укучысы уңышларына сөенә һәм аның югары казанышларга ирешәчәгенә икеләнми.

«Искәндәр белән Чыңгыз музыка дәресләрен биш-алты яшьтән үк ала башлаганнар иде инде, – ди аларның әтисе Вәсил әфәнде. – Улларымның җыр-көйләргә тумыштан бирелгән сәләтләрен үстерүдә, музыка мәктәпләренә йөртүдә аларның сөекле дәү әнисе, җәмәгатемнең әнисе Альбина Исхакованың өлеше зур. Талантлы оныкларының Мәскәүдәге чираттагы абруйлы конкурста җиңүләре аның өчен дә зур куаныч, әлбәттә. Минем өчен дә улларымның җиңү артыннан җиңү яулаулары, үземнең рәсем сәнгатендәге иҗатыма илһам чыганагы булып тора».