^Бүген Илһам Шакировның туган көне

^Бүген Илһам Шакировның туган көне

(Казан, 15 февраль, «Татар-информ»). Бүген татар халкының иң яраткан җырчысы Илһам Шакировка 70 яшь тулган көн. Иң беренчеләрдән булып татар җырының легендар шәхесен Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев тәбрик итте.

Илбашының бүләге дә зурдан иде! Җырчыга Казанның иң гүзәл бер почмагында - "Эрмитаж" бакчасы янәшәсендә генә яңа төзелгән йорттагы ике бүлмәле фатир бүләк ителде. Искиткеч эшләнгән, бизәлгән, җиһазландырылган фатирда барысы да бүген үк яши башлауга уйланылып, көйләнеп әзерләнеп куелган. Илһам ага сүзләренчә, инде күчеп яши дә башларга була.

Минтимер Шәймиев һәм Илһам Шакиров бергәләп фатирны карап чыктылар, аның бизәлеше җиһазы белән бик тә канәгать калдылар.Илһам ага Президентка әле үзе дә бүген генә беренче мәртәбә кулына алган юбилей альбомын истәлекле сүзләр белән имзасын куеп бүләк итте. Җырчының фоторәсемнәрен, аның турында истәлекләр тупланган китапны караганда Минтимер Шәрипович Илһам Шакировны беренче мәртәбә күргән вакытын искә төшерде. Булачак президент авыл хуҗалыгы институтында укыган вакытта анда кичәләр уздырыла торган булган икән. Шундый кичәләрнең берсендә яшь җырчы Илһам Шакиров та чыгыш ясый. Җырчы һәм Президент икәүләшеп шул чордагы популяр җырларның исемнәрен дә барлап алдылар: "Яшь каеннар", "Утыр әле яннарыма"... "Җилле егет!" - дип ихлас шаккатып кат-кат кабатлады Минтимер Шәймиев альбом битләрен актара-актара.

Бүген кич Татарстан Президенты Г.Камал исемендәге татар академия театры бинасында үтәчәк Илһам Шакировның юбилей концертына да киләчәк.