Рауза Солтанова Актаныш районы осталарының сәнгать мирасы белән таныштырды

Галимә җирле халыкның Казан татарлары киенү рәвешенә тәңгәл килүен сөйләде.

(Казан, 15 гыйнвар, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Сәнгать фәннәре докторы Рауза Солтанова Актаныш районының традицион һөнәрчелеге һәм декоратив-гамәли сәнгатенә багышланган докладында җирле халыкның туку һәм чигү осталыгы, милли костюмнарны тегү үзенчәлекләрен атады. Бу хакта ул «Көнчыгыш Кама аръягының тарихи-мәдәни мирасы һәм бүгенгесе» төбәкара фәнни-гамәли конференциясендә әйтте.

«Галимнәр Актаныш районын тарихи традицияләр ягыннан Казан татарларының Көнчыгыш этнографик төркеменә кертеп карый. Декоратив сәнгатьнең бүгенге торышы бөтенләй өйрәнелмәгән диярлек. Актаныш кызлары үзләре тукып эшләгән ашъяулык, чаршау, җәймә, мич япмалары һ.б. белән кияү йортын бизәгән. Туй, никахларда, балага исем кушу ашларында алар әле дә кулланыла», — дип искәртте галимә.

«Экспедиция вакытында татар, рус һәм сирәк очракларда гарәп хәрефләре белән язылган кул эшләрен дә очратырга туры килде. Милли костюмнар Казан татарлары киенү рәвешенә тәңгәл килә. Костюм детальләренең тегелешендә, баш киемнәренең төзелешендә аермалыклар бар», — ди ул.

Рауза Солтанова «алтын куллы ханымнар»ның гадәти бизәкләү ысуллары белән чикләнмичә, төрле композицияләр уйлап чыгарганнарын әйтте. «Безнең төбәк осталары тукучылык сәнгатенә хас барлык алымнарны да белгән. Актанышта шакмак бизәкле аклы-кызыллы алачалар киң таралган. Ашъяулык һәм япмалар өчен шакмаклап сугылган алачалар файдаланылган», — диде ул.

«Композицияләрдә Идел-Урал буеның татар-типтәр компонентлы төньяк районнары өчен хас булган киртләч формалы, гомумиләштерелеп сурәтләнгән геометрик формаларны да очратырга мөмкин. Соңгы елларда тукылган паласларда сирәк очрый торган үсемлек бизәкләре төшерелгән. Палас туку эше Актаныш районында 1980 елга кадәр дәвам иткән», — диде Рауза Солтанова.

Галимә Актаныш җирлегендә намазлыклар ясалганын да билгеләп үтте. «Халык осталары эшләгән намазлыклар, нигездә, ак төстә. Актаныш районы авылларындагы өлкән яшьтәге хатын-кызларның барысы да диярлек шома чигү, тутырып, бастырып чигү, басма чигү сырларын яхшы белә. Алар бирнәгә дип әзерләгән әйберләрен бүгенгә кадәр кадерләп саклый», — дип күзәтү ясады ул.