Путин композитор Дунаевский әсәрләрен үзенчәлекле һәм искиткеч дип атады

Россия Президенты Россиянең халык артистын 75 яшьлеге белән котлады.

(Казан, 15 гыйнвар, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин дөньякүләм танылган композитор Максим Дунаевскийны туган көне белән котлады һәм аңа телеграмма юллады. Юлламаның тексты Мәскәү Кремле сайтында урнаштырылган.

«Сез сәнгатькә һәм ил мәдәниятенә хезмәт итүнең гаилә традицияләрен лаеклы дәвам иттегез, талантыгызны, рухыгызны һәм бетмәс-төкәнмәс энергиягезне танылган башкаручылар репертуарында аерым урын алып тора торган, күп кенә фильмнар һәм спектакльләрне бизи торган искиткеч музыкаль әсәрләр булдыруга салдыгыз», - дип язды Путин.

Россия Президенты Дунаевсйскийның бүгенге көндә иҗатка зур игътибар бирүен, шулай ук әһәмиятле иҗтимагый, хәйрия проектларында актив катнашуын искәртте.

Бүген Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев та юбилярга котлау сүзләрен юллады. «Үзебезнең театр һәм кинематографияне Максим Дунаевский әсәрләреннән башка күз алдына да китереп булмый. Сезнең искиткеч матур, үткен, игелекле көйләрегездә - ерак сәяхәтләрнең романтикасы, кыюлык һәм намуслылык, ихлас хисләр. Бу җырлар вакытка бирешмәячәк», - диде Россия Хөкүмәте башлыгы.

  • Танылган композитор, Мәскәү өлкәсе филармониясенең сәнгать җитәкчесе Максим Дунаевский танылган дистәләгән кинофильмнарга музыка язган.