Уфада рәссам Риф Абдуллинның күргәзмәсе ачылды

Талант иясе чираттагы күргәзмәсен үзенең 60 яшьлек юбилеена багышлаган. Анда ул үзенең төрле еллардагы 100 картинасын урнаштырган
(Уфа, 15 гыйнвар, «Татар-информ», Фәнис Фәтхулллин). Башкортстанның һәм Россиянең Рәссамнар берлеге әгъзасы, Башкортстанның атказанган рәссамы, М. Акмулла исемендәге бүләк иясенең иҗаты күптән инде сәнгать белгечләре һәм сынлы сәнгать сөючеләр тарафыннан югары бәяләнде. Башкортстанда һәм Россиянең күп төбәкләрендә шәхси күргәзмәләрен оештырган, башка күмәк күргәзмәләрдә дә актив катнашкан талантлы шәхес үзенең күркәм юбилеен да яңа иҗат үрнәкләре белән каршы алды.
Әле Уфаның “Сәнгать” галереясендә ачылган күргәзмәсенә дә Риф әфәнде, утыз ел буе иҗат иткән иң яхшы картиналары белән бергә, үзенең соңгы айларда гына язылган эшләрен дә урнаштырды.
Күргәзмәне ачу тантанасына танылган рәссамның иҗатташ дуслары, Уфа дәүләт сәнгать академиясе мөгаллимнәре һәм талиплары, сәнгать белгечләре һәм тамашачылар килде.
Авторның төрле жанрдагы эшләре арасында “коеп куйган” портретлар да, исктикеч матур табигать күренешләре дә, күз явын алырлык натюрмортлар да бар. “Биредә урын алган 100 картинамда минем бар күңел җылым, хис-кичерешләрем чагылдырылган, - диде үз чыгышында юбиляр. – Әгәр дә сәнгать сөючеләр бу күргәзмәдән яктырып, эчке бер рәхәтлек кичереп чыкса, минем иҗатчы бурычым үтәлгән дип саныйм”.
Риф Абдуллинның картиналары, нигездә, Башкортстанның искиткеч матур табигатенә мәдхия җырласа, байтак кына эшләре Парижның соклангыч күренешләренә дә багышланган. Аларын талант иясе 2006 елда Парижда ике айлык иҗат сәфәрендә булганда язган.