Кырымда да Бөтендөнья татар конгрессы булачак

Кырымтатар Милли Мәҗлесе Бөтендөнья кырымтатар конгрессын әзерләү буенча эшче төркем төзеде
(Симферополь, 15 гыйнвар, «Татар-информ», Диләвәр Османов). Милли Мәҗлес үзенең беренче утырышында Бөтендөнья кырымтатар конгрессын чакыру мәсьәләсен карады һәм аны әзерләү буенча эшче төркем төзеде.
Рефат Чубаров җитәкчелегендәге эшче төркемгә Милли Мәҗлеснең биш әгъзасы керде. Эшче төркем җитәкчесе урынбасары итеп Али Хәмзин, ә әгъзалары буларак Бәкер Мамутов, Сафура Кадҗәмитова, Әхтәм Чийгоз, Ильми Үмәров, Садыйк Табах сайланды.
Эшче төркемгә ике атна эчендә кырымтатар Милли Мәҗлесе раславы өчен Оештыру комитетын форомалаштыру тәртибен, кырымтатар халкы Милли Мәҗлесенең барлык оешмаларга һәм кырымтатар диаспоралары берләшмәләренә Мөрәҗәгате проектын эшләп тапшырырга йөкләтелде.
Кырымтатар Мәҗлесе президиумына 2008 елның мартына кадәр кырымтатар диаспорасы иҗтимагый оешмалары һәм берләшмәләре, кырымтатар иҗтимагый оешмалары һәм иҗат коллективлары вәкилләре катнашында Оештыру комитетын формалаштыру тәртибен, Бөтендөнья кырымтатар конгрессының көн тәртибе һәм карарлар кабул итү процедурасын тикшерү буенча гамәлгә кую киңәшмәсен әзерләп үткәрүне йөкләтелде.
Оештыру комитеты составын, гамәлгә кую утырышында катнашкан кырымтатар диаспоралары оешмалары һәм берләшмәләре, кырымтатар иҗтимагый оешмалары һәм иҗат коллективлары вәкилләре эшләп чыгарган тәкъдимнәрне исәпкә алып, Милли Мәҗлесе утырышында раслау тәкъдим ителде.
Милли Мәҗлес рәисе Мостафа Җәмилевнең быелгы елның октябрь айларында үзе теләп постыннан китүе планлаштырылган планлаштырылуын, әмма аның Бөтендөнья кырымтатар конгрессы җитәкчесе итеп сайлануы да бик ихтимал.
Яңа төзеләчәк оешманы гамәлгә кую документлары башка төбәкләрдәге шундый оешмалар тәҗрибәсендә, шул исәптән Бөтендөнья татар конгрессы тәҗрибәсеннән чыгып эшләнәчәк.