Уфада актерлар «Сүз остасы» шигырь уку бәйгесендә көч сынаша

18 ноябрь көнне Уфаның Бәдер Йосыпова исемендәге Актерлар йортында «Сүз остасы» XI республика нәфис сүз осталары бәйгесе узачак.
(Казан, 14 ноябрь, «Татар-информ»). 18 ноябрь көнне Уфаның Бәдер Йосыпова исемендәге Актерлар йортында «Сүз остасы»XI республика нәфис сүз осталары бәйгесе узачак. Ул Мостай Кәримнең тууына 100 ел һәм Александр Пушкинның тууына 220 ел тулуга багышланган.Оста исеме өчен көрәштә Башкортстанның барлык дәүләт театрлары артистлары һәм Уфа дәүләт сәнгать институтының чыгарылыш курс студентлары катнашачак. Барлыгы 30га якын катнашучы булачак.«Сүз остасы» ярышында түбәндәге бүләкләр: Гран-при, профессионаллар өчен беренче, икенче һәм өченче премияләр; шулай ук беренче, икенче һәм өченче премияләр студентлар өчен каралган. Аларның барысы да акчалата эквивалентка ия. Ә Гран-при иясе Россия Театр эшлеклеләре берлеге проектының «Иҗади командировка»сына лаек була. Биредә илнең мәртәбәле бер фестиваленә (Мәскәү, Санкт-Петербург һәм башка җирләргә) түләүсез бару күздә тотыла.