Тинчурин театры музеенда тарихи-мәдәни экскурслар оештырыла

Биредә Кәрим Тинчурин һәм Салих Сәйдәшевкә бәйле кызыклы фактлар, истәлекләр, хатирәләр турында сөйләгәннәр.
(Казан, 14 ноябрь, "Татар-информ"). Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының музеенда тарихи-мәдәни экскурслар дәвам итә. Бу турыда театрның матбугат хезмәте хәбәр итте.12 ноябрьдә «Сүнмәс йолдыз яктысында!» тарихи-мәдәни экскурсын театрның музей мөдире Розалия Чабатова белән Салих Сәйдәшев музее директоры Эльвира Низаметдинова алып барган.Биредә тамашачыларга ике бөек шәхес — Кәрим Тинчурин һәм Салих Сәйдәшевкә бәйле кызыклы фактлар, истәлекләр, хатирәләр, музейда сакланган экспонатлар, документлар, эш кәгазьләре белән якыннан таныштырганнанр.Кичәдә Төркиянең Ван шәһәреннән килгән профессор Камил Бәй дә катнашты.