Ләйлә Фазлыева: Китап нәзакәтле булса да, гасырлар буе яши ала

Вице-премьер чыгышында китап бастыру эше ветераннарына рәхмәтен җиткерде.
(Казан, 14 ноябрь, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Китап нәзакәтле әйбер булса да, гасырлар буе яши ала. Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева Татарстан китап нәшриятының 100 еллыгына багышланган бәйрәмдә шулай дип белдерде. Чара К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында уза."Иң яхшы нәшриятыбызга 100 ел. Сезнең һөнәрегез бик шәп. Сез уникаль талантка ия, кешеләргә белем бирәсез. Китап нәзакәтле булса да, гасырлар буе яши ала. Сезнең эшегез белән горурланабыз", - дип мөрәҗәгать итте вице-премьер.Ләйлә Фазлыева чыгышында китап бастыру эше ветераннарына рәхмәтен җиткерде.Нәшриятның генераль директоры Илдар Сәгъдәтшин "Татар-информ" хәбәрчесенә елына 200ләп исемдә 500 меңләп китап чыгарылуын әйтте."Ялларны алсак, көн саен диярлек яңа китап чыга. Республикада китап бастыру эшенә ярдәм күрсәтелә. Кайбер төбәкләрдә нәшриятларга ярдәм бөтенләй юк, каядыр бөтенләй нәшриятлар юк", - диде.100 ел эчендә нәшриятта 20 мең исемдәге 250 млн га якын данә китап бастырылган. "Бу әле рәсми статистика, чынында бу сан артыграк та", - ди Илдар Сәгъдәтшин.