Покрау көне быел беренче тапкыр концерт форматында узачак

Җырчы Вадим Захаров Покрау концертында аулак өйдәге бабай образында чыгыш ясарга тиеш булган.

(Казан, 14 октябрь, «Татар-информ», Алена Низамова). 14 октябрь — Покрау көнен керәшен яшьләре яңа форматта бәйрәм итәчәк. Бу хакта «Татар-информ»га «Бәрәкәт» керәшен яшьләре оешмасы җитәкчесе Алексей Дмитриев хәбәр итте.

«Элек Покрау кичендә яшьләр аулак өйләргә утырмаларга җыела торган булган. Без бу йоланы саклап, заманчалаштырырга булдык — Татарстанның Халыклар дуслыгы йортына концертка җыелабыз», — дип хәбәр итте ул.

«Безнең максат — яшь, өметле керәшен артистларын күрсәтү. Мисал өчен, Тукай районыннан килгән төркем беренче тапкыр Казан сәхнәсендә чыгыш ясый. Ә Татарстанның атказанган артисты Вадим Захаров сәхнәгә бөтенләй көтелмәгән образда чыгасы, моңарчы күрсәтмәгән сәләтен күрсәтәсе иде, авырып китте, килә алмый», — дип сөйләде Алексей.

Концертта «Кряшен чибяре-2016» Татьяна Ефремова, балет артисты Владислав Уткин, «NOVA», «ВВВ», «Тумар» төркемнәре һәм керәшеннәрнең КВН җыелма командалары чыгышлары көтелә. Керү ирекле.

Чараны «Бәрәкәт» керәшен яшьләре үзәге оештыра.