Мәскәүдә «Мостай» документаль фильмының премьерасы булды

Мостай Кәрим – күпмилләтле совет һәм Россия әдәбияты классигы, шагыйрь, язучы, драматург, публицист, мәшһүр җәмәгать эшлеклесе.
(Казан, 14 октябрь, «Татар-информ»).12 октябрьдә Мәскәүнең Кече театрында Башкортстан Республикасының халык шагыйре Мостай Кәримнең тууына 100 ел тулу уңаеннан тантаналы кичә узды. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.Кичәдә тамашачылар игътибарына Саида Медведеваның «Мастерская» кинокомпаниясендә төшерелгән «Мостай» документаль фильмының премьерасы тәкъдим ителде.Картинаны төшерүдә Россиянең мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре, театр һәм кино артистлары катнашкан. Алар арасында Владимир Спиваков, Никита Михалков, Сергей Безруков, Чулпан Хаматова һ.б. бар. 60 минутлык фильм Мостай Кәримнең тууына 100 ел тулуга багышланган. 20 октябрьдә «Мостай» фильмы «Россия 1» телеканалында күрсәтеләчәк.Мостай Кәрим – күпмилләтле совет һәм Россия әдәбияты классигы, шагыйрь, язучы, драматург, публицист, мәшһүр җәмәгать эшлеклесе. Ул 100дән артык шигырь һәм проза җыентыгы, уннан артык драма әсәре авторы. Мостай Кәримнең тууына 100 ел тулу уңаеннан шагыйрьнең рәсеме урын алган почта маркасы әйләнешкә чыкты, ә Россия Үзәк банкы истәлекле көмеш акча чыгарды. 2019 елның сентябрендә «Мостай Кәрим» круиз лайнеры суга төшерелде. Быелның сентябрендә Мостай Кәримнең «Безнең өйнең яме» повестена нигезләнгән нәфис фильм киң прокатка чыкты. Мостай Кәрим – күпмилләтле совет һәм Россия әдәбияты классигы, шагыйрь, язучы, драматург, публицист, мәшһүр җәмәгать эшлеклесе.