Казанда “Мәдәният бизәкләре” III республика этноконфессиональ фестивале узачак

Ул 16 октябрь көнне “Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туристлык академиясе” базасында узачак.

(Казан, 14 октябрь, "Татар-информ"). 16 октябрь көнне “Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туристлык академиясе” базасында “Мәдәният бизәкләре” III республика этноконфессия фестивале узачак. Ул Сочида үтә торган Бөтендөнья яшьләр һәм студентлар фестивале кысаларында оештырыла, дип хәбәр итә Татарстан Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте.

Фестивальне Татарстан Мәдәният, Яшьләре эшләре һәм спорт министрлыклары, Татарстан Халыклары ассамблеясе, Татарстан Халыклар дуслыгы йорты, Татарстан халыкларының яшьләр ассамблеясе, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте, Татарстан митрополиясе гамәлгә куя.

Фестиваль программасы ике өлештән тора:

16.30дан 17.30га кадәр – күргәзмәләр һәм остаз дәресләре;

17.30дан 19.00гә ка кадәр концерт.

Халык кәсепчелеге күргәзмәсендә милли киемнәр, көнкүреш кирәк-яраклары, сувенир продукция тәкъдим ителәчәк, остаз дәресләре оештырылачак.

Фестивальнең концерт программасында республиканың профессиональ һәм үзешчән коллективлары, шулай ук Татарстан Халыклар ассамблеясе иҗат коллективлары чыгышлары каралган.