Кайбычта “Төп йорт” фестиваль-⁠бәйгесенең зона туры узды

Гаилә ансамбльләре иҗат фестиваль-⁠бәйгесенең зона турында Иделаръягы районнарыннан 15 ансамбль катнашты.

(Кайбыч, 14октябрь, "Татар-информ", "Кайбыч таңнары", Луиза Сөнгатуллина).  Кайбычта “Төп йорт” фестиваль-⁠бәйгесенең зона туры узды. Татарстан Мәдәният министрлыгының Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге үткәргән гаилә ансамбльләре иҗат фестиваль-⁠бәйгесенең зона турында Иделаръягы районнарыннан 15 ансамбль катнашты, дип яза район газетасы.

Бу фестивальдә чыгыш ясаган барлык гаиләләрне дә сокланып карап утырдык. Сәхнәгә чыгучыларның яшь аермалары төрле булса да, аларның барысын да үзара хөрмәт, ир-⁠белән хатынның бер-⁠берсен ярату хисләре сизелә, балаларының җылы кочакта үсүе, өлкәннәрне кадерләп яшәүләре ачык күренә. Жюри рәисе, Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәгенең әйдәүче фәнни хезмәткәре, сәнгать фәннәре кандидаты Эльмира Каюмова әйтеп узганча, бәйгенең максаты – гаилә иҗаты традицияләрен өйрәнү, туганлык мөнәсәбәтләрен ныгыту, буыннар алмашын дәвам итү, гаилә ансамбльләрен барлау һәм аларны халыкка таныту. Район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев күрше районнардан килүчеләрне сәламләү чыгышында мондый чараларның гаиләләрне ныгытудагы роле зур булуын, күпмилләтле Кайбычта иҗади гаиләләрнең күплеге, аларны халыкка таныту буенча максатчан эш алып барылуына басым ясады.

Бәйге “Фольклор”, “Вокал”, “Хореография” номинацияләрендә узды. Борындыктан “Гарифулла оныклары” ансамбле чыгышын тамашачылар алкышларга күмде. Үзе дә шушы нәселдән булган Энҗе Миңгалиева (Галия Кайбицкая исемендәге музей директоры) җитәкчелегендәге ансамбль бу нәселнең бердәм, дус булуын, җыр-⁠биюгә оста, милли гореф-⁠гадәтләрне белүләрен ачык күрсәтте. Cпектакльдән өзекне хәтерләтте чыгышлары. Сәхнәне йорт күренеше кебек итеп үзләре бизәгән, табын корылган, самавыр да кайнаган. Энҗенең әтисе Рамил Гарифуллин кулында тальян, дәү әниләре Рауза өстәл янында тәсбих тартып утыра. Рауза апаның кызы Зөбәрҗәт Хәйбуллина, өстәл әзерли, оныгы Данис, оныкчыгы Рәфинә шунда кайнаша.

– Гаилә ул – җылы учак! Гаилә никадәр нык булса, аннан килгән җылылык та шулкадәр көчле була. Әби-бабай, әти-әни йортның тоткасы, ә балалар, оныклар аның көзгесе! Безнең гаиләнең асылын мәкальләр ачып бирә. “ Ата һөнәре – балага мирас”, “Тату туганнар – таштан койма корганнар”... Без бүген “Бердәм өйдә бәрәкәт була” дигән чыгыш әзерләп килдек, – диде тамашачыга Энҗе ханым. Сүзне алма апалары – Зөбәрҗәт дәвам итте. – И-и-и, туганнарым, бигрәкләр дә матур итеп җыелыштык бүген. Элек тә шулай өй тулы кеше булыр иде, җырлашып, биеп бәйрәм итә идек. Әти белән әнкәй балаларын, оныкларын, туганнарын бергә җыя, рәхәтләнеп гөрләшәбез. Ә әтиебез Габделрәшит 1814 елгы тальянын сыздырып җибәрсә, бар җиһан тынып кала иде. Аның тарихы бик кызыклы. Тальян тарихы турында Энҗе болай дип сөйләде: – Дәү әтиебез Габделрәшитнең әтисе Гарифулла бабаның туганы Хикмәтулладан калган ул. Авылдашлары, дәү әтиебезнең гармунга ихласлыгын күреп, өй чормасыннан бер төргәк гармун кисәкләре җыеп бирә. “Бу сезнең нәсел гармуны, аңа син генә җан өрә аласың”, диләр. Чыннан да, Казан осталары аны яхшы итеп яңарта. Хәтта җиз кыллары да үзенеке, беренче гармунныкы. Тальян – төп йортыбызның бизәге, гаиләбезнең ядкаре. Әтием Рамил әле бүген дә анда өздереп уйный. Бер генә гаилә бәйрәме дә тальяннан башка узмый. Рамил абый тальянда, Зөбәрҗәт апа гармунда өздерде, танылып килүче яшь җырчы Данис Зәйнуллин җырлады. “Кондырак болыннары”н дәү әниләре Рауза башкарды. Ә бергәләп биюләрен күрсәгез сез! Чыгышлары күңелләрне күтәрде. Соравылдан Ямщиковларның “Бәхет” вокал ансамбле чыгышын да алкышларга күмделәр. Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты, профессор Лидия Әхмәтова да шушы нәселдән! Мичләр чыгару остасы буларак танылган гаилә башлыгы Леонид курайда уйнады, хатыны Мария, улы Феликс, киленнәре Валентина, кызлары Надежда, Наташа, оныклары Юля, Даниил, Валерия керәшен җырларын башкарды, гаиләләре белән шигырь аша таныштырдылар. Мәлкидән Александр Бичарин да “Раштуа йолдызы” фестивалендә ел саен бүләкләнүче улы Вадим белән бергә җырлады. Әти белән бала арасындагы җылылык күзләрендә чагыла. Югары Ослан районнан килгән сиксәннән узган Фатыйх Хикмәтуллин һәм хатыны Рауза апа бәйгенең иң өлкән катнашучылары булды. – Мин үзем Апасның Багыш авылында туып-үстем. Кайбычка кечкенә вакытта еш килә идем. Бик якын миңа бу район, бүген дә туган авылыма кайткандай булдым. 25 елдан артык инде хатыным белән “Иделкәем” ансамбленә йөрибез, җыр яшәртә, авыруларны оныттыра, – диде ул. Бәйгедә Тәтеш районының Байраш авылыннан Ильясовлар, Олы Әтрәчтән Хәйбуллиннар, Буа районының Яңа Чәчкаб авылыннан Хөррия Җиһаншина җитәкчелегедәге “Туганнар” ансамбле, Чүпрәле районының Кече Чынлы авылыннан “Гаилә учагы” ансамбле (җитәкчесе Тәлгать Фәхретдинов), Яшел Үзән районының Татар Танае авылыннан “Сүнмәс дәрт” ансамбле (Рәшидә һәм Фәрит Мостафиннар) чыгышларын яратып карадык. Буадан Юлия һәм Сергей Арцыбашевлар, Кама Тамагыннан «Аэлита» ансамбле шәп биеде! Ансамбльдәгеләрнең барысы да туганнар! Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге директоры урынбасары Гали Габдрахманов чараны тиешле югарылыкта әзерләүдәге ярдәме, җылы каршылаулары өчен мәдәният бүлеге начальнигы Рамилә Әбләзовага, мәдәният йорты коллективына рәхмәтен белдерде.

“Төп йорт” җиңүчеләре 25 ноябрьдә Питрәч мәдәният йортында игълан ителәчәк, диелгән район хәбәрендә.