ТР Милли музеенда Укучы елына багышланган чара узачак

19 октябрь көнне республиканың Милли музеенда узган уку елында “Музей - мәктәпкә” проектында катнашып җиңү яулаган мәктәпләр җитәкчеләре белән очрашу булачак

(Казан, 14 октябрь, “Татар-информ”). 19 октябрь көнне республиканың Милли музеенда узган уку елында “Музей - мәктәпкә” проектында катнашып җиңү яулаган мәктәпләр җитәкчеләре белән очрашу булачак.
“Музей - мәктәпкә” проекты укучыларны музей эшенә җәлеп итүгә юнәлтелгән. Аның кысаларында традицион экскурсияләр, күргәзмәләр, лекцияләр үткәрүдән тыш, балалар һәм яшүсмерләр белән эшләүнең креатив формалары – компьютер уеннары, музей дәресләре, тематик бәйгеләр, викториналар файдаланыла. Музей-педагогика дәресләре, интерактив экскурсияләр аеруча зур популярлык казана.
Музейның матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, бәйрәмгә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Казанның Мәгариф идарәсе вәкилләре, активлык күрсәтүче мәктәпләр директорлары урынбасарлары һәм укытучылар чакырыла. Кунаклар алдында ТР Милли музее генераль директоры, тарих фәннәре докторы Гөлчәчәк Нәҗипова чыгыш ясаячак. Алар өчен “Ел фасыллары” күргәзмәсенә экскурсия оештырылачак. Аннары кунакларны бәйрәм концерты көтә.