Казанда Рэм Урасин фортепианода Фридерик Шопен әсәрләрен башкарачак

22 октябрьдә С.Сәйдәшев исемендәге Зур дәүләт концерт залында композитор Фридерик Шопен тууына 200 ел тулуга багышланган “11 концертта Фридерик Шопен музыка әсәрләренең тулы җыелмасы” циклының 9-нчы концерты узачак

(Казан, 14 октябрь, “Татар-информ”). 22 октябрь көнне С.Сәйдәшев исемендәге Зур дәүләт концерт залында композитор Фридерик Шопен тууына 200 ел тулуга багышланган “11 концертта Фридерик Шопен музыка әсәрләренең тулы җыелмасы” циклының 9-нчы концерты узачак.
Музыка кичәсендә ТР халык артисты Рэм Урасин фортепианода композиторның “Ноктюрны ор.48,55”, “Фантазия ор.49”, “Мазурки ор. 50, 56”, “Экспромт ор.51”, “Баллада ор.52”, “Полонез ор. 53”, “Скерцо ор.54” әсәрләрен уйнаячак.
Рэм Урасин - Фридерик Шопенга багышланган концертлар цикллары проектының авторы да. Циклның беренче концерты 2009 елның мартында булган иде. Соңгысы 2011 елның язында узачак дип көтелә. Һәр концертта бөек композитор тормышын яктырта торган эссе тәкъдим ителә. Аның авторы – ТР атказанган сәнгать эшлеклесе кинодраматург Риорит Рубцов. Эссены Казан дәүләт Яшь тамашачы театры актеры Павел Густов укыячак.
Проект ТР Мәдәният министрлыгы, “Рус башкару сәнгате” фонды ярдәме белән тормышка ашырыла. Бу турыда С.Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залыннан хәбәр иттеләр.