Р.Фәттахов: “Р.Ваһапов фестивале кысаларындагы Яшь башкаручылар бәйгесе - тәрбияви чара”

Аның беренчесе үк Р.Ваһапов эшчәнлеген дәвам итә алырдай яшьләр барлыгын раслады, ди фестивальнең генераль директоры
(Казан, 14 октябрь, “Татар-информ”. Рәсилә Кәримова). 14-15 ноябрь көннәрендә Р.Ваһапов исемендәге IV Халыкара Татар җыры фестиваленең йомгаклау концертлары кысаларында Татар җырын башкаручыларның II бәйгесенә йомгак ясалачак.
“Сер түгел, әлеге бәйгедә катнашырга теләүче яшьләрнең саны быел да шактый. Республикадан гына түгел, хәтта чит төбәкләрдән дә гаризалар күп булды”, - дип белдерде Р.Ваһапов исемендәге Халыкара татар җыры фестиваленең генераль директоры Рифат Фәттахов, әлеге чараның йомгаклау концертларына әзерлек барышы уңаеннан оештырылган матбугат очрашуында.
Билгеле булганча, 2006 елда узган фестиваль кысаларында Р.Ваһапов исемендәге татар җырын башкаручылар бәйгесе игълан ителгән иде. Әле тәүге тапкыр гына уздырылуга карамастан, ул үзенә җыр сәнгатенә гашыйк булган йөзләгән егет-кызны Татарстанның шәһәр-районнарыннан гына түгел, ә Россия төбәкләреннән дә тупларга өлгерде. 2007 елның декабрендә, III фестивальнең йомгаклау тантанасы кысаларында, сәхнәдә Р.Ваһапов эшчәнлеген дәвам итә алырдай өметле яшьләрнең исемнәре игълан ителде.
Р.Ваһапов фестивале һәм аның кысаларында үткәрелгән яшь җырчылар бәйгесенең башка милләт вәкилләрен дә үзенә җәлеп итүенә аерым игътибар юнәлтергә кирәктер. Мәскәүдән килгән рус җырчысы Федор Тарасов әлеге бәйгедә “Башка милләт вәкилләре тарафыннан татар җырын башкару осталыгы өчен” номинациясендә җиңүче дип табылган булса, шушы ук номинациядә Украинадан килгән “Лугари” ансамбле чыгышы да югары бәяләнгән иде.
“Фестиваль кысаларындагы Яшь башкаручылар бәйгесе — тәрбияви чара ул. Әле беренче мәртәбә үткәрелгән конкурс ук Р.Ваһапов эшчәнлеген дәвам итә алырдай яшьләр барлыгын раслады. Ләкин конкурс — конкурс инде ул. Аның үз шартлары, үз таләпләре бар. Шуңа күрә, анда бер генә җиңүче булуы да мөмкин, талант ачылмаса да — фаҗига түгел”, - дип, әлеге конкурска мөнәсбәтен белдерде Р.Фәттахов.