Новосибирскиның «Мирас» татар вокаль ансамбленә солистлар җыялар

Өстәмә мәгълүматны 8-913-204-01-27 телефоны буенча алырга мөмкин.

(Казан, 14 сентябрь, «Татар-информ»). Новосибирскиның «Мирас» татар вокаль ансамбленә 7 яшьтән алып 38 яшькә кадәрге (төрле төркемнәргә) солистлар җыялар. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ансамбль һәм аның солистлары – өлкә күләмендәге, төбәкара бәйгеләрнең лауреатлары һәм дипломантлары, күп кенә концерт һәм фестивальләрнең даими катнашучылары.

Ансамбльнең җитәкчесе – Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Людмила Гыйндулина.

Тыңлаулар якшәмбе көнне, 15 сентябрьдә, 12.00 сәгатьтә түбәндәге адрес буенча узачак: Новосибирск шәһәре, Селезнев урамы, 46, «Евразия» концерт-театр үзәге (элеккеге «Строитель» Мәдәният йорты), 311нче бүлмә.

Өстәмә мәгълүматны 8-913-204-01-27 телефоны буенча алырга мөмкин.