Кукмара районында "Алма спасы" бәйрәмендә ирешелгән уңышларны барладылар

Район башлыгы Сергей Димитриев, килгән кунакларны һәм авыл халкын сәламләп, Алма спасының икенче ел рәттән үткәрелүен билгеләп үтте.

(Кукмара, 14 сентябрь, "Татар-информ", "Хезмәт даны", Эльвира Миннәхмәтова). Бүген Кукмара районы Чарлы авылында барлык авыл халкын берләштергән "Алма спасы" бәйрәме уздырылды, дип яза kukmor-rt.ruсайты.

Элек Алма спасы җәйнең иң мөһим бәйрәме булып исәпләнгән. Көндез алма квасы һәм компот эчкәннәр, әлеге җимештән пешерелгән бәлеш ашаганнар, таудан алма тәгәрәтеп төшергәннәр. Район башлыгы Сергей Димитриев, килгән кунакларны һәм авыл халкын сәламләп, Алма спасының икенче ел рәттән үткәрелүен һәм әлеге бәйрәмгә яхшы нәтиҗәләр белән килүебезне билгеләп үтте.

- Районыбызда ел саен татарларның Сабантуй, мариларның Семык, удмуртларның Гырон-Быдтон бәйрәмнәре уздырыла. Бер сүз белән әйткәндә, Кукмара җирлегендә төрле милләт кешеләренең дус-тату яшәве – безнең байлыгыбыз. Быел бәйрәм югары дәрәҗәдә оештырылган, елдан-ел яхшылана гына барсын дигән теләктә калам, - диде ул.

Район башлыгы үзенең чыгышында төрле программаларны тормышка ашыру турында да искәртеп үтте. Чарлы урта мәктәбе быел капиталь ремонт программасына кертелгән, озакламый биредә төзекләндерү эшләре төгәлләнәчәк.

"Яңа тормыш" җәмгыяте җитәкчесе Илдар Борһанов та, тамашачыларны бәйрәм белән котлап, аның дәвамлы булуын теләде. Үзешчән сәнгать артистлары бай эчтәлекле, матурт концерт күрсәттеләр. Балалар өчен махсус уеннар һәм конкурслар оештырылган иде.