Маэстро Валерий Гергиев Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан Казанда ике концерт куя

Санкт-Петербургның Мария театры симфоник оркестры Казан Кремлендә һәм инфекцион хастаханә территориясендә чыгыш ясаячак.

(Казан, 14 август, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). 15 август (шимбә) Казанда маэстро Валерий Гергиев җитәкләгән Мария театры симфоник оркестрының (Санкт-Петербург) ике концерты узачак. Алар «Казан Кремле» музей-тыюлыгында һәм С.Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында булачак. Бу хакта «Татар-информ»га ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

«Оркестр Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан Россия төбәкләре буенча гастрольгә чыкты. Казанда ике концерт булачак, әмма аның берсен генә бөтен теләгән кеше дә карый алачак. Казан Кремлендәге концерт бушлай булачак. Ул 15 август көнне 19.00 сәгатьтә башланачак. Ә беренче концерт Казанның Республика инфекцион хастаханәсе табиблары һәм пациентлары өчен көндез булачак», — дип хәбәр итте Зур концерт залының концерт эше буенча директор урынбасары Екатерина Салюкина. 

Аның мәгълүматлары буенча, концерт программасы әлегә төгәл билгеле түгел. Зур концерт залы хезмәткәрләре кичке концертны оештыруда ярдәм итә. Казан Кремле территориясендә концерт якынча 1,5 сәгать дәвам итәчәк. Шундый ук концертлар Мәскәүдә һәм Тверьда узган инде.

«Казан Кремле» музей-тыюлыгының фәнни эш буенча директор урынбасары Светлана Коновалова сүзләренчә, Кремль территориясендә концертны уздыру турындагы карар соңгы ике-өч көндә генә кабул ителгән.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, инфекцион хастаханә территориясендәге концерт көндезге 2дә башлана. Легендар оркестр чыгышын табиблар гына түгел, пациентлар да палата балконнарыннан күзәтә алачак.

Әлеге гастрольләр — Мәскәү Пасха фестивале традициясен дәвам итү, ул быел коронавирус пандемиясе аркасында үтмәгән. Коллектив апрель чыгышлары планлаштырылган төбәкләрнең бер өлешенә барырга ниятли.